Логотип Магариф уку
Цитата:

2016 елда Тукай премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды

2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Презид...

2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар.


Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улы (Нәҗип Нәккаш) -
Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләгән шәмаил, ләүхә (гарәп язуындагы картиналар) цикллары, Казан шәһәрендәге «Ярдәм» мәчете һәм ТРның Түбән Кама районындагы Шәңгәлче авылы мәчете дизайны (гарәп язуы) өчен.


Моратов Газинур Вәсыйк улы (Газинур Морат) -
«Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» (Казан, Татар китап нәшрияты, 2014 ел) китабы өчен.


Авторлар төркеме: Илья Артамонов (рәссам-проектлаучы), Леухин Александр (рәссам-проектлаучы), Вәлиуллин Фәрит (рәссам-монументалист), Шиһабетдинов Рәшит (рәссам-монументалист), Щетинин Игорь (рәссам-монументалист), Ситдыйков Айрат (А.Халиков исемендәге археология институты директоры), Хәйретдинов Рамил (Казан федераль университетының халыкара багланышлар, тарих, көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Бугров Дмитрий (археолог). «Болгарская цивилизация. Дорога длиною в тысячелетия» дип аталган сәнгати-җирлекле экспозицион инсталляция өчен.
Бүген көндезге сәгать икедә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була. Анда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре тапшырылачак.


Бу тема буенча:


2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъва кылучылар исемлеге.


Мин шигырьгә … сәхнәдән килдем

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ