Логотип Магариф уку
Цитата:

2017 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыруда нинди яңалыклар көтелә?

Татарстан Министрлар Кабинетында быелгы төп дәүләт имтиханнарын үткәрү үзенчәлекләрен шәрехләүгә  багышланган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов фикеренчә, бердәм...

Татарстан Министрлар Кабинетында быелгы төп дәүләт имтиханнарын үткәрү үзенчәлекләрен шәрехләүгә  багышланган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханы ел да үзгәртеп торыла, ягъни уңлы-суллы тарткалый  торган флюгер була алмый.


Шуңа да быел төп дәүләт имтиханнарын үткәрүдә кардиналь үзгәрешләр көтелми. Тик шулай да  кайбер үзгәрешләр булмый калмаячак. Һәм алар шактый үзенчәлекле.
Беренчедән, БДИ биремнәрендәге тест өлешен юк итү берничә ел рәттән бара инде. Узган ел дүрт фәннән шундый тест сораулы өлеше юкка чыгарылган иде. Быел исә боларга тагын өч фән өстәлә. Болар: физика, химия һәм биология фәннәре. Инде хәзер бары тик чит телләр буенча гына тест өлеше кала. Тагын шунысын да искәртү кирәк: тест өлешен юкка чыгару һич кенә дә БДИ нәтиҗәләренең начараюына китермәгән. Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре дәлилләвенчә, әлеге предметлардан күрсәткечләр тулаем республика буенча аннан алдагы елларныкыннан хәтта югарырак та булган әле.
Икенче  яңалык: анысы имтихан үткәрү процедурасына бәйле. Быел контроль-бәяләү материалларын (КИМны) имтихан уздыру пунктларында бастыру тәҗрибәсе кертелә. Узган ел бу яңалык берничә районда сыналган да булган инде. Быел исә әлеге технология республикабызның 12 имтихан алу пунктында кулланылачак. Контроль-бәяләү материаллары аудиториядә бастырылачак, шунда ук таратылып, скап аша базага кертеләчәк. Якын киләчәктә барлык имтихан алу пунктларында әлеге технологияне куллану күздә тотыла.
Тагын бер үзгәлек: быел IX сыйныфтагылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе биремнәренең татар теленә тәрҗемә ителгән вариантлары да тәкъдим ителәчәк.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ