Логотип Магариф уку
Цитата:

2017 елның беренче бердәм дәүләт имтиханнары гадәти режимда узган

2017 елның бердәм дәүләт имтиханнарының алдан бирү этабы география, информатика һәм мәгълүмати коммуникатив технологияләр сынауларыннан башланды. Россия мәгариф күзәтүе матбугат хезмәте белдерүенчә, г...

2017 елның бердәм дәүләт имтиханнарының алдан бирү этабы география, информатика һәм мәгълүмати коммуникатив технологияләр сынауларыннан башланды. Россия мәгариф күзәтүе матбугат хезмәте белдерүенчә, гадәти режимда узган имтихан алу вакытында технологик тоткарлыклар һәм биремнәрнең читкә таралу очрагы теркәлмәгән. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.



"Барлык мөһим әзерлек эшләре башкарылды. Беренче имтиханнар тоткарлыксыз узды, һәм без быел имтихан алу югары дәрәҗәдә оештырылыр дип уйлыйбыз", - дип белдергән Россия мәгариф күзәтчелеге ведомствосы башлыгы Сергей Кравцов.


Информатика һәм мәгълүмати коммуникатив технологияләр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын алдан бирү өчен 2,5 меңгә якын кеше гариза биргән, география буенча – 1,3 меңгә якын кеше.


Имтихан барышын федераль инспекторлар, иҗтимагый күзәтүчеләр һәм Россия мәгариф күзәтчелеге ведомствосы хезмәткәрләре контрольдә тоткан. Барлык имтихан алу урыннарында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барылган.


Информатика һәм мәгълүмати коммуникатив технологияләр буенча имтиханнан иң минималь балл - 40, география буенча 37 балл булырга тиеш. Нәтиҗәләр 4 апрельдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ