Логотип Магариф уку
Цитата:

2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнырына үзгәрешләр кертелде

Илебездә 21 марттан – 11 апрельгә кадәр Бердәм дәүләт имтиханнырын вакыттан алда тапшыру этабы дәвам итә. Бүгенге пресс-конференциядә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрының беренче урын...

DSC_0331Илебездә 21 марттан – 11 апрельгә кадәр Бердәм дәүләт имтиханнырын вакыттан алда тапшыру этабы дәвам итә. Бүгенге пресс-конференциядә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин агымдагы елда чыгарылыш имтиханнарының төп өлешендә 15 мең 930 укучы катнашачагын билгеләп үтте, ә БДИ тапшыручыларның гомуми саны 16 мең 673 кеше булуын да әйтеп узды. Имтиханнарны вакытыннан алда Россия күләмендә һәм халыкара бәйгеләрдә, ярышларда катнашучылар, чит илгә укырга китүчеләр, алдагы ел чыгарылыш укучылары, армиягә чакырылучылар тапшыра ала. БДИның төп өлеше 28 майда башланып 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк, өстәмә этабын 4–15 сентябрь көннәрендә үткәрү каралган. Быелгы чыгарылыш укучылары арасында да җәмгыять белеме, химия, физика, биология, тарих фәннәре популяр. Шулай ук БДИ берникадәр үзгәрешләр дә кичерә. Аеруча үзгәртүләр чит тел, информатика, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, рус теле, физика, химия предметларына кагыла.


IX сыйныф укучылары имтиханнарны шулай ук өч этапта тапшыра алачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен бирүне мәҗбүриләми. Билгеле булганча, IX сыйныф укучылары дүрт имтихан тапшыралар, рус теле һәм математика мәҗбүри предметлар саналса, калган икесен сайлап алу хокуклары бар. Республикабыз укучылары татар телен сайлап, аны диктант, изложение, сочинение формасында тапшыра алалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ