Логотип Магариф уку
Цитата:

2018 елда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханында телдән сөйләү кертелмәячәк

2018 елда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында телдән сөйләү өлешен кертү планлаштырылмый. Бу мәсьәләдә ашыгыч карарлар булырга тиеш түгел, дип белдерде Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федерал...

2018 елда рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында телдән сөйләү өлешен кертү планлаштырылмый. Бу мәсьәләдә ашыгыч карарлар булырга тиеш түгел, дип белдерде Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов чәршәмбе узган Бөтенроссия ата-аналар белән очрашу барышында. Бу турыда Риа-Новости хәбәр итә.
 
Моңа кадәр Россия Мәгариф министры башлыгы Ольга Васильева рус теленнән бердәм дәүләт имтиханында телдән сөйләү тугызынчы сыйныфларда уңышлы апробация үткәннән соң кертелүе ихтимал дип белдергән иде.
“2018 елда БДИда телдән сөйләү кертү әлегә планаштырылмый. Монда ашыгыч карарлар булырга тиеш түгел. Хәзер без тугызынчы сыйныфлар өчен модель эшлибез. Бәлки, 2018 елда телдән сөйләү теләк буенча 9 сыйныфларда кертелер. Бу модель чыннан да эшләвен күргәч кенә, аны БДИда куллану мөмкинлеген карыячакбыз”, - диде Кравцов.
"Татар-информ" МА матреиаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ