Логотип Магариф уку
Цитата:

2020 елга кадәр Татарстанда 38 яңа мәктәп төзелүе ниятләнә – Энгель Фәттахов

2025 елга кадәр Татарстанда мәктәпләр төзелеше буенча кабул ителгән программа нигезендә 38 яңа мәктәп төзелүе планлаштырыла. Бу хакта журналистларга йомгаклау конференциясендә Татарстанның Премьер-мин...

2025 елга кадәр Татарстанда мәктәпләр төзелеше буенча кабул ителгән программа нигезендә 38 яңа мәктәп төзелүе планлаштырыла. Бу хакта журналистларга йомгаклау конференциясендә Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.


Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрнең 11е иске мәктәпләрне бетерү максатларында төзелсә, калганнары исә, ягъни 27се, балаларның икенче сменада укуын бетерү өчен сафка бастырылачак.


Энгель Фәттахов хәзергә республикада 8-8,5 процент баланың икенче сменада белем алуын әйтте. “Елдан-ел балалар бакчаларыннан соң килүче балалар саны арта. 2020 елга укучыларның 70 меңгә артуы көтелә, шуңа күрә мәктәпләр төзергә туры киләчәк”, - дип белдерде ул.


Быел башкарылган эшләргә килгәндә, министр тагын 145 мәктәпнең капиталь төстә ремонтлануын әйтте. Аның әйтүенчә, бу программа буенча барлыгы 780 мәгариф учреждениесе төзекләндерелгән, аларның 717 – гомуми белем бирү мәктәпләре, калганнары – мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. Энгель Фәттахов мәгариф учакларын капиталь ремонтлауга ел саен 2,5 млрд сум акча бүлеп бирелүен билгеләп үтте.


Бүгенге көндә 20 ресурс үзәге булдырылган. Министр әйтүенчә, мондый үзәкләргә ел саен 670 млн сум акча бирелә. Ресурс үзәкләре өчен җиһазлар алуга 110 млн сумга якын акча юнәлдерелә.


Энгель Фәттахов 2015-2016 елларда 190 лап яңа мәктәп автобусы өләшенгәнен әйтте, аларның 70е – федераль, калганнары республика программа буенча сатып алынган. “Без белем бирү оешмаларының автобусларга ихтыяҗын тулысынча каплыйбыз дигән сүз”, - диде министр.


Энгель Фәттахов 2016 елда укытучылар өчен ноутбуклар яңартыла башлавын билгеләп үтте. "2011 елда 142 меңгә якын ноутбук өләшенгән иде. 5 ел узды, шуңа күрә аларны яңартырга кирәк. Бу максатларга 200 млн сум акча бүлеп бирелде. 2016 елда 10 мең ноутбук таратылды", - диде ул.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ