Логотип Магариф уку
Цитата:

2020 елга тарих фәне буенча Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри булырга мөмкин

Тарих фәне Россиядә дә 2020 елда ук мәҗбүри чыгарылыш имтиханнар исемлегенә кертелергә мөмкин. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Сочида узган инвестицион форумында ТАССка биргән...

Тарих фәне Россиядә дә 2020 елда ук мәҗбүри чыгарылыш имтиханнар исемлегенә кертелергә мөмкин. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Сочида узган инвестицион форумында ТАССка биргән интервьюсында әйтте.
“Якынча бу 2020 ел булачак”, - дип җавап кайтарды Васильева, тарих буенча имтихан кайчан мәҗбүри исемлеккә кертеләчәк дигән сорауга. Аның сүзләренчә, безнең илдә тарих буенча һәрчак имтихан тотылган.
“Халыкара тәҗрибә барлык илләрдә дә бу фәннән имтихан булганын күрсәтә. Әгәр шундый бай тарихлы дәүләтебездә бу фәннән имтихан бирелмәсә һәм укучылар тарихны белмәсә, бик сәер булыр иде”, – дип ассызыклады Васильева.
Хәзергә Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарына ике фән мәҗбүри кертелгән. Бу – рус теле һәм математика.
"Татар-информ" Ма материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ