Логотип Магариф уку
Цитата:

23 февральне без ни өчен бәйрәм итәбез?

Ничек бәйрәм итмисең, ди инде?! Ир-егетләребез бәйрәме бит ул! Кайбер «кызу башлар» бу бәйрәмнең җетелеген күпме генә киметергә тырышмасын, 23 февраль безне яклаучыларыбыз – Ватанны саклаучыларыбызга...

Ничек бәйрәм итмисең, ди инде?! Ир-егетләребез бәйрәме бит ул! Кайбер «кызу башлар» бу бәйрәмнең җетелеген күпме генә киметергә тырышмасын, 23 февраль безне яклаучыларыбыз – Ватанны саклаучыларыбызга хөрмәт күрсәтү көне буларак кала бирә, һәм тарих зилзиләләре үз кыйбласын ничек кенә үзгәртсә дә, ул шулай булып калачак та. Шуңа да бу көнне хәрби органнарда эшләүчеләрдән алып балалар бакчасына йөрүче малайларга кадәр барысына  да бәйрәм котлауларыбызны юллыйбыз.


Ә инде бәйрәмнең тарихына килгәндә, ул совет чоры белөн бәйле. 1918 елның 15 гыйнварында Халык Комиссариаты Советы «Эшче-крестьян Кызыл Армиясе төзү» һәм «Эшче-крестьян Кызыл Флотын төзү» турындагы декретлар кабул итә.  Әмма нәкъ менә бу көнне билгеләп үтү рәсми төстә билгеләнми әле. Тарихи чыганаклар буенча 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия Псков һәм Нарва янында немец гаскәрләрен җиңүгә ирешә.


1922 елдан исә 23 февраль рәсми төстә Кызыл Армия көне дип игълан ителә. Бу көнне Реввоенсовет рәисе Троцкий Кызыл мәйданда хәрби парад оештыра һәм шуның белән ел саен гомумхалык тантанасы традициясен кертә. Тик шулай да 23 февральне рәсми төстә Кызыл Армия көне буларак билгеләп үтү 1938 елдан гына башлана. Ә 1946 елдан ул Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты көне дип йөртелә башлый. 1993 елдан башлап,  23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ә инде 2002 елдан бу көн ял көне санала.


Ватанны саклаучылар көне хакында сүз куертуыбыз әлеге бәйрәм якынлашу уңаеннандыр дип уйлавыгыз рас анысы. Һәр коллективта, һәр төбәктә, елдагыча, быел да бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Шулай булырга тиеш тә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин,  контракт нигезендә хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы, подполковник Виталий Елагин катнашында узган матбугат конференциясендә Ватанны саклаучылар көненең килеп чыгу тарихы, Татарстан хәрби комиссариатының үткән данлы юлы, хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендә башкарылган эшләр хакында тулы мәгълүмат бирелде. Бу бәйрәмнең быелгысы тагын шунысы белән үзенчәлерәк: 23 февральнең бәйрәм буларак билгеләп үтелә башлавына төп-төгәл 100 ел икән! Шулай итеп, ир-егетләребезне – барча ил сакчыларын икеләтә бәйрәм белән!


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ