Универсиадада Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская көмеш медаль яулады

Универсиадада Татарстан спортчысы Анна Нечаевская чаңгы узышларының классик төрендә 5 чакрым озынлыкта икенче булып килде.

 

g1761

Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаучы Татарстан Республикасы вәкиле 14:21.9 секунд вакыт күрсәтте. Шулай итеп, ул 14:08.6 секунд вакыт күрсәткән икенче россияле Лилия Васильевага гына оттырды.

Өченче булып, Казахстаннан Анна Шевченко килде (+15,2 сек).

Нечаевская яулаган “көмеш” – бу ярышларда Татарстан өчен беренче медаль. Россия җыелма комадасының әлегә барлыгы өч медале бар (2 алтын һәм 1 көмеш).

Анна Нечаевская – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.

«Татар информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *