Логотип Магариф уку
Цитата:

27 нче гыйнвар - Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулары

52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 27 нче гыйнвар көнне күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулар оешты...

52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 27 нче гыйнвар көнне күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулар оештырыла.


Педагогик уку Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, Яр Чаллы педагогия университеты белән берлектә уздырыла. Педагогик укуларга республиканың төрле төбәкләреннән 335 эш кабул ителде. Бүгенге көндә Яр Чаллы педагогия университеты галимнәре тарафыннан эшләрне финалга сайлап алу өлеше бара һәм җиңүчеләр ачыклана. Педагогик укулар пленар өлеш белән сәгать 10.00дә башланып китәчәк. Анда Р.Фәхреддин мирасын өйрәнүче профессор, филология фәннәре докторы Минегулов Хатип Йосып улы һәм Алабуга, Яр Чаллы галимнәренең чыгыш ясаулары көтелә. Соңыннан укытучыларыбыз тарафыннан мастер-класслар күрсәтеләчәк һәм эшчәнлек 4 секциядә дәвам итәчәк.


Чыганак: https://edu.tatar.ru/n_chelny/sch52/main-news

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ