Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада старт ала
22 апрельдә Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада ачылу тантанасы узачак. Олимпиадада 13 илдән 30 мәктәп укучысы һәм югары уку йорты студентлары катнаша. Бу турыда ТР Мәгариф һ...
22 апрельдә Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада ачылу тантанасы узачак. Олимпиадада 13 илдән 30 мәктәп укучысы һәм югары уку йорты студентлары катнаша. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Фотода 2017 ел жиңүчеләре
Халыкара олимпиадада Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 216 бала, Россия Федерациясе субъектларыннан 92 мәктәп укучысы, якшәмбе мәктәпләрендә белем алучы 16 кеше, 50 студент катнашачак.
23 апрельдә катнашучылар олимпиада биремнәрен үти башлаячак.
Комментарийлар