Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты үтте

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә торган чараларның берсе - "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең гала-концерты быел да татар яшьләрен Бауман урамына җыйды.  Ел саен үткәрелеп килә тор...

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә торган чараларның берсе - "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең гала-концерты быел да татар яшьләрен Бауман урамына җыйды.  Ел саен үткәрелеп килә торган бу чараны оештыруга яңгырлы, салкын һава торышы да комачаулый алмады.IMG_0576


Концертны күтәренке рухта алып баручылар биюче, хореограф Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иделәр. Ә бәйрәм сәхнәсен төрледән-төрле жанрдагы татарча җырлары белән Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һ.б. гөрләтте. Казанда беренче тапкыр “Бүреләр” башкорт рок төркеме чыгыш ясады. Ә концертның хедлайнерлары - Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты иде.IMG_0570IMG_0573Чарада яңгыраган дәртледән дәртле җырлар яшьләргә туңарга ирек бирмәде.


IMG_0532 IMG_0525 IMG_0551 IMG_0556Һәркемнең кулындагы кечкенә республика әләмнәре, "ә" хәрефе төшерелгән значоклар татар яшьләренең туган телләренә, милләтләренә булган мәхәббәтен, ватанпарвәрлеген күрсәтеп тора иде.


IMG_0565
Ел саен "Мин татарча сөйләшәм акциясе" кысаларында мәгълүматны ике дәүләт телендә дә җиткерми торган оешмаларга "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла. Быел антипремия ТР Экология министрлыгына бирелде. Ә инде рәхмәт хатларына "Содружество" ширкате һәм "Пятерочка" кибетләре лаек булды.IMG_0563

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ