31 майда тугызынчыларда - математикадан мәҗбүри имтихан
31 майда 36 мең тугызынчы сыйныф укучысы математикадан мәҗбүри имтихан тапшыра. Төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 153 пункт оештырылачак. Билгеле булганча, 28 майда 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеме,...
31 майда 36 мең тугызынчы сыйныф укучысы математикадан мәҗбүри имтихан тапшыра. Төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен 153 пункт оештырылачак.
Билгеле булганча, 28 майда 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика һәм мәгълүмат-коммуникатив технологияләрдән имтихан тапшырган иде. 6 июньдә - рус теленнән мәҗбүри имтихан.
5 июньдә чыгарылыш сыйныф укучыларының (11 сыйныф) математика буенча мәҗбүри БДИ тапшырасы бар. Рус теленнән 29 майда тапшырган БДИ нәтиҗәләре 8 июньнән дә иртәрәк билгеле булмаячак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Комментарийлар