Логотип Магариф уку
Цитата:

33 мең сум стипендия алырга теләсәң, КФУның Чаллы институтына укырга рәхим ит

Хәзерге заманда һөнәр сайларга җыенган яшьләрнең күбесе: «Я юристлыкка, я экономистлыкка укыячакмын», - дип тора. Дөнья нәкъ менә шушы ике төр профессия кешеләренә генә мохтаҗдыр, диярсең.Югыйсә, Росс...

Хәзерге заманда һөнәр сайларга җыенган яшьләрнең күбесе: «Я юристлыкка, я экономистлыкка укыячакмын», - дип тора. Дөнья нәкъ менә шушы ике төр профессия кешеләренә генә мохтаҗдыр, диярсең.


Югыйсә, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Пенсия фонды, Рособрнадзор бергәләп уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген эшсез йөрүчеләрнең һәр икенчесе кесәләрендә юрист яки икътисадчы дипломнары йөртүче кешеләр икән. Шул ук вакытта, оешма-компания хуҗалары сүзләренә караганда, аларның эшкә урнашканнарының да белемнәре бик чамалы, ди. Ә бит әле вузларда бу белгечлекләргә уку өчен елына берничә йөз мең сум акча түләргә дә кирәк.


Югыйсә, укыган өчен югары стипендия алу хокукы биреп, укып чыкканнан соң да төпле һәм акчалы эш урыннарына урнашу мөмкинлеге бирә торган уку йортлары да бар. Республикабызда машина төзү, энергетика, төзелеш тармакларында инженер кадрлары әзерләүдә лидер саналган КФУның Чаллы институты – нәкъ менә шундыйлардан. Хәзер бу уку йортындагы алты бүлектә 11 меңгә якын студент укый. Урта һөнәри белемгә ия булырга теләүчеләрне әлеге институтның инженерлык-икътисад көллияте үзенә дәшә. Институтның эштән аерылып уку бүлекләрендә генә түгел, хәтта читтән торып укучылары өчен дә бюджет урыннары бар. Быел бу институтка моңарчы күрелмәгән санда – 1123 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шуның 821е – бакалавриат программасы буенча укучыларга, ә калганы – магистр булырга җыенучылар өчен.


Бюджеттагылар өчен айга 1500 сум күләмендә стипендия түләнә. Быелгы кышкы семестрда исә укуда, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади эшләрдә, спорт өлкәсендә аеруча күркәм нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем студентларның айлык стипендиясе – 12 мең сум. Моннан тыш КФУның Чаллы институты студентлары һәм аспирантлары Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясен алуга тәкъдим ителгән конкурста да катнаша алалар. Бер тапкыр түләнә торган әлеге стипендиянең күләме – 33 мең сум. Авыл мәктәбен тәмамлаучылар арасында техник иҗатка тартылган яшьләр бихисап. Шуңа да аларны автомобиль һәм машина төзелеше белгечләре әзерләүче КФУның Чаллы институты үзенә колач җәеп каршы алачак. Читтән килеп укучылар өчен менә дигән тулай торагы бар.


Таһир Әюпов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ