Логотип Магариф уку
Цитата:

5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы Кремль яр буена җыелды

 Бүген Казанда Кремль яр буенда Казанның 5 мең 601 укучысы өчен “соңгы кыңгырау” яңгырады. Әлеге җаваплы миссияне Казан мэры Илсур Метшин җилкәсендә 102нче гимназиянең 1нче сыйныф укучысы Златислава В...

Казан мэры Илсур Метшин биш мең укучыга “соңгы кыңгырау” чыңлатты<br>



“Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне, әти-әниләрне, укытучыларны әлеге бәйрәм белән котлау - минем өчен зур мәртәбә, зур шатлык, - диде шәһәр башлыгы. - Артта күңелле, бәхетле мәктәп еллары, алда сезне зур тормыш юлы көтә. Сезгә безне еллар буе шатландырып килгән хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез”.



Традиция буенча, бәйрәмнең үзәге булып, чыгарылыш сыйныф укучыларыннан 150 пар башкарган вальс булды. Бәйрәм Кремль яр буе мәйданына шәһәрнең 162 мәктәбеннән укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне җыйды.


“Казан педагогларлары өчен сез һәркайсыгыз - җир йөзендәге искиткеч балалар, - диде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. – Без сезгә күп нәрсә бирәбез, сезне шулкадәр яратабыз, сезгә бик нык ышанабыз. Мин сезгә иң якты хатирәләр, иң яхшы юллар, янәшәгездә бары яхшы кешеләр булуын телим. Сезнең тормышыгыз якты һәм матур, аның ничек булуы үзегездән тора”.



Тантанада “Мәрхәмәтле Казан” берләшмәсеннән “Яхшы эшләр көндәлеге” проектының актив катнашучыларына истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Моннан тыш, Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.


“Соңгы кыңгырау” бәйрәме Россия җырчысы Ханнаның чыгышы белән төгәлләнде. Сораштырулар күрсәткәнчә, ул Казан укучыларының яраткан популяр артисткасы булып чыккан.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ