Логотип Магариф уку
Цитата:

560 меңнән артык укучы бүген математикадан БДИ тапшыра

Математикадан база дәрәҗәсендәге имтиханны 31 майда 561 мең кеше тапшыра. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җиткерә, дип яза “Известия”.Имтихан 5 мең кабул итү пунктында үтк...

Математикадан база дәрәҗәсендәге имтиханны 31 майда 561 мең кеше тапшыра. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте җиткерә, дип яза “Известия”.


Имтихан 5 мең кабул итү пунктында үткәрелә. БДИ 20 биремнән тора һәм аны эшләү өчен имтихан тапшыручыга 180 минут (өч сәгать) вакыт бирелә. Имтихан нәтиҗәләре 14 июньдә билгеле булачак.


2015 елдан башлап, математикадан бердәм дәүләт имтиханы база һәм профильле дәрәҗәгә бүленде. Математикадан база дәрәҗәсендәге имтиханны уңышлы тапшыручылар аттестат алып, әгәр дә бу төр сынау кабул итү имтиханнары исемлегендә юк икән, югары уку йортына керә ала.  Билге биш баллы шкала нигезендә куела, уңышлы тапшыру өчен өч балл җыю мөһим. Математикадан профильле БДИны кабул итү имтиханнарында математика булган белгечлекләр буенча укырга керергә уйлаганнар тапшыра.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ