Логотип Магариф уку
Цитата:

Скандалдан соң Мәскәүдәге 57 нче мәктәпкә яңа директор билгеләнде

Мәскәү шәһәренең 57нче мәктәп директоры Сергей Менделевичның эшеннән китүе турында язган идек: әлеге белем йортының тарих укытучысы, берничә еллар дәвамында укучылары белән интим мөнәсәбәткә керүдә га...

Мәскәү шәһәренең 57нче мәктәп директоры Сергей Менделевичның эшеннән китүе турында язган идек: әлеге белем йортының тарих укытучысы, берничә еллар дәвамында укучылары белән интим мөнәсәбәткә керүдә гаепләнелә. Әле һаман тикшерү эшләре бара. Бүгеннән башлап бу гаугалы мәктәптә директор булып 1581нче лицейның җитәкчесе Александр Тверской эшләячәк. Аның беренче урынбасары һәм мәктәпнең фәнни җитәкчесе булып Россия экономика мәктәбе проректоры Андрей Бремзен билгеләнде. “Иң беренче чиратта эштән алынган укытучылар урынына яңа белгечләр эзләү белән шөгыльләнәчәкбез,- дип белдерде 57нче мәктәпнең яңа директор урынбасары. – Эшкә алынасы һәр укытучы белән башта аерым сөйләшү булачак, ә коллективны тынычландырып, уңай мохит тудырырга тырышачакбыз”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ