Логотип Магариф уку
Цитата:

60 яшьлек казанлы – КФУның иң өлкән абитуриенты

1957 елда Казанда туган Ольга Ендальцева Казан федераль университетында быелгы кабул итү кампаниясендә иң өлкән абитуриент булган, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.1981 елда Ольга Ендальцев...

1957 елда Казанда туган Ольга Ендальцева Казан федераль университетында быелгы кабул итү кампаниясендә иң өлкән абитуриент булган, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.


1981 елда Ольга Ендальцева «Автоматлаштырылган идарә системасы» белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлый. 20 ел дәвамында кадастр эшчәнлеге өлкәсендә эшли. Хәзер ул бүлек җитәкчесе вазыйфасын үти.


Абитуриент сүзләренчә, быел «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы» 218нче федераль канунга үзгәрешләр керү белән, 2020 елдан соң, һөнәре буенча эшчәнлекне бары тик профиль белеме булган белгечләр генә дәвам итә алачак. Бу кадастр инженерына да кагыла. Нәтиҗәдә, эш бирүче Ендальцевага 2020 елдан соң эшен дәвам итү өчен тиешле квалификация алырга тәкъдим иткән.


Моның белән бәйле Ольга Ендальцева Казан федераль университетында Экология һәм табигатьтән файдалану институтының «Җир төзелеше һәм кадастрлар» профиле юнәлешенә магистратурага керү өчен документлар биргән. Ул укырга кергән очракта көндезге бүлектә ике ел укыячак. Ендальцевага вузның 27 июльдә башланачак эчке имтиханнарын тапшырырга кирәк булачак.


«Минем өчен уку артык авырлык тудырмый – оешмадагы даими килеп туган мәсьәләләр күпкә авыррак. Шулай ук акыл гимнастикасы бу яшьтә комачауламый», – дип белдерде Ольга Ендальцева.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ