Логотип Магариф уку
Цитата:

800 мең татарстанлының иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак

Кулланучылар бәяләре артуыннан чыгып, 2017 елның 1 февраленнән Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган м...

Кулланучылар бәяләре артуыннан чыгып, 2017 елның 1 февраленнән Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының пенсияләрне билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.


Иминият пенсиясенең индивидуаль пенсия коэффициенты (пенсия баллы) 78,28 сум тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен: 2017 елның 1 февраленә кадәр ул 4 сумга азрак булган – 74,27 сум. Иминият пенсиясе белән бергә аңа билгеләнгән түләү дә 5,4 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә ул 4805,11 сум тәшкил итәчәк.


Татарстан Республикасы халкының өчтән бер өлеше пенсионерлар (1 млн 128,3 мең кеше). Аларның 80 проценты пенсия ала. Аны федераль бюджет финанслый. Татарстанда яшәүче пенсионерларның күпчелеге (миллионнан артык татарстанлы) иминият пенсиясен алучылар. 2017 елның 1 февралендә кертелгән яңалыклар нәкъ менә шуларга кагыла. Эшли торган пенсионерлар индексация кертелгән пенсиясе эшләүдән туктагач, ала башлаячак. Эшләүдән туктаган пенсионерларга түләү элеккечә кала, ягъни эштән чыгып, 3 ай үткәч, түләнә башлый.


“Пенсионер эшләүдән туктый икән, эштән азат ителү турында хәбәр иткән хезмәт кенәгәләрен, белешмәләрне безгә (Пенсия фондына) китерергә кирәкми. Без эш бирүчеләр Пенсия фондлары органнарына тапшырган мәгълүмат белән эш итәбез. Әгәр дә пенсионер 2017 елның гыйнварында эшеннән китә икән, эш бирүче февраль аенда бу хакта индивидуаль белешмә тапшыра. Ә март аенда без бу белешмәләрне һәр пенсионерның шәхси счетына таратабыз. Апрель аенда индексны исәпкә алып, пенсия түли башлау турында карар кабул итәбез. 2017 елның 1 маеннан пенсионер индексация исәпкә алынган пенсияне ала башлачак”, - дип аңлатты Светлана Гайдук.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ