Логотип Магариф уку
Цитата:

9 февраль көнне Разил Вәлиев иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы уздырыла

9 февраль көнне Татарстан Милли музеенда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Разил Вәлиев иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы булачак.Разил Вәлиев киң кырлы язучыларның...

9 февраль көнне Татарстан Милли музеенда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Разил Вәлиев иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы булачак.



Разил Вәлиев киң кырлы язучыларның берсе – ул проза, поэзия, драматургия, публицистиика җанрында иҗат итә. “Яшисе килә” повесте һәм популяр җырлары өчен ул Муса Җәлил исемендәге, ә балалар өчен язган әсәрләре өчен Абдулла Алиш исемендәге премияләргә лаек булган.


Язучы шулай ук үзенең актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән дә мәгълүм. 1990 елдан башлап ТР Дәүләт Советында эшли, РФ Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Бөтендөнья татар конгрессы президентының беренче урынбасары, Татар-ПЕН-үзәге вице-президенты, ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.


Разил Вәлиев күп еллар буе Татарстан Милли музее белән хезмәттәшлек итә: Гыйльми совет эшендә, әдәби музейларның яңа экспозицияләре хакында фикер алышуларда катнаша.


Әдәби салон утырышында тарих фәннәре докторы И.Р.Таһиров, филология фәннәре докторы Р.Г.Галимуллин, филология фәннәре докторы Д.Ф.Заһидуллина,  сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Ф.Ш.Сафиуллин, шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты М.Галиев, шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты Г.Морат, шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты Р.Зәйдулла, язучы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире В.Имамов, артист, Р.Вәлиевның якташы А.Хәмзин, шагыйрь, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Р.Мөхәммәтшин, Татарстанның халык артистлары Р.Маликов, З.Сәхәбиева, Р.Сәхәбиев катнаша.


Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы материаллары буенча.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ