Логотип Магариф уку
Цитата:

Академик Рүзәл Юсупов: «Егерме биш ел буена татар телен юньләп укытмадылар!»

«Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлдә  Рүзәл ага Юсуповның (Казан дәүләт педагогика университетының 1986-2003 еллардагы ректоры) фикере шактый кискен булды: «Заманында Владимир Ильи...

«Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлдә  Рүзәл ага Юсуповның (Казан дәүләт педагогика университетының 1986-2003 еллардагы ректоры) фикере шактый кискен булды: «Заманында Владимир Ильич Ленин бик акыллы сүзләр әйткән: «Бер тел дә көчләп, мәҗбүри рәвештә өйрәтелергә тиеш түгел. Бер телне дә өстен итеп куярга ярамый».DSC_9440


Бүгенге икътисади шартларда рус телен өйрәнми мөмкин түгел. Аралашу теле буларак, ул өйрәнелергә тиеш, аннан башка булмый. Ләкин шул ук вакытта, мин гаҗәпләнеп куйдым әле: Имеш татар телен укыту ихтыяри булырга тиеш?! Ата-аналардан гаризалар яздыру башланган, бу бит башка сыймаслык! Мондый хәл килеп чыгуына беренче чиратта укытучылар һәм аларның төп оешмасы – Мәгариф һәм фән министрлыгы гаепле. Моны бер дә тартынмыйча әйтә алам. Егерме биш ел буена татар телен юньләп укытмадылар. Ата-аналарның  каршы чыгуында хаклык бар. Чөнки атнага кимендә 3 сәгать татар теле һәм татар әдәбияты укып та, унбер ел буена татарча сөйләшергә өйрәтмиләр. Нәрсәгә кирәк мондый укыту? Минем үземнең дә ике оныгым бар, икенчесе 3 нче сыйныфта укый, өйгә бирелгән эшләрне дәү әнисе ярдәменнән башка эшли алмый. Билгеле, бала татарча юньләп сөйләшми. Өйгә эш биреп җибәреп кенә бала телне өйрәнә алмый. Коммуникатив методны куллану, беренче чиратта, укучыны сөйләшергә өйрәтү кирәк, ә грамматика чаралары – ярдәмче чара буларак файдаланылсын!».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлеге дә баягы, мәгариф башындагыларның әшнәчелеге, үз эшләрен юньләп белмәү, эшнең нәтиҗәсенә битарафлылыгы гаепле! Башка программалар, бүтән дәреслекләр, мәсәлән, Литвинов И.Л. авторлыгындагы коммуникатив принципка нигезләнгән әсбаплар белән белән эшләүчеләр һаман тикшерү астында булдылар. Тикшерүләр барышында аның иң нәтиҗәле программа икәнлеге расланса да, бу исәпкә алынмады, чөнки башка авторларны күккә чөючеләре күбрәк булды, гәрчә бөтенесе моның судан май ясарга тырышу икәнен күрсәләр дә... Автор: Ләйлә

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ