Логотип Магариф уку
Цитата:

Акция тәмам. Язылу дәвам итә

“Мәгариф. Татар теле” электрон журналының беренче саны дөнья күрү уңаеннан башлап җибәргән акциябез төгәлләнсә дә, яңа басмага язылучылар саны арта гына бара. Татар теле укытучылары үзләре өчен нәшер...

“Мәгариф. Татар теле” электрон журналының беренче саны дөнья күрү уңаеннан башлап җибәргән акциябез төгәлләнсә дә, яңа басмага язылучылар саны арта гына бара. Татар теле укытучылары үзләре өчен нәшер ителә башлаган журнал турында фикер алышуны дәвам итәләр. Игътибарыгызга Татарстаннан чит төбәктә татар балаларына белем бирүче укучыбызның кайтавазын тәкъдим итәбез.
Batkaeva-OBRРавилә Баткаева,
Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- “Мәгариф. Татар теле” электрон журналының яңа гына табадан төшкәнен укый алу – татар теле укытучысы өчен замана сулышы белән яши алу дигән сүз. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә бигрәк кулай, чөнки кәгазь варианты җиткәнче атналар үтә, шуннан яңалык искерә, аның “тәме” калмый. Бу юлы менә мин, бер сулышта диярлек, журнал материаллары белән танышып чыктым. Икенчедән, электрон вариант ул - укытучыларның фикер уртаклашу мәйданчыгы да, һәр язманы укыгач, ниндидер сораулар туа икән, шунда ук фикердәшләр таба аласың, үзеңнең тәкъдимнәреңне дә кертергә мөмкин
Алдагы номерлар да шундый ук тирән эчтәлекле, материалларга бай булыр дип ышанасы килә. Татарстаннан читтә татар теле укыту проблемаларына да йөз белән борылса иде басма. Татар теленнән үткәрелә торган бәйгеләр турында да укыйсы килә. Уңышлар сезгә! Хәерле сәгатькә!

***


РЕДАКЦИЯДӘН. Исегезгә төшерәбез, "Мәгариф" журналының электрон версиясенә һәм "Мәгариф. Татар теле" электрон журналына язылу өчен сайтыбызның "Электрон подписка" бүлеген ачарга кирәк. Аннары:

  1. регистрация сылтамасы буенча күчеп, үзегез турында мәгълүмат кертегез. Шулай итеп сезнең сайтта "шәхси кабинетыгыз" барлыкка килә,

  2. "Каталог изданий" дигән бүлеккә күчегез: http://magarif-uku.ru/subscription/

  3. Шунда үзегезгә кирәкле басманың тышлыгын эзләп табыгыз (мәсәлән, "Мәгариф. Татар теле» №1 (1), 2014" яки «Мәгариф» № № 1-6, 2015), алардан аз гына астарак, уң якта "Оформить подписку" кнопкасы бар. Шуңа басыгыз.

  4. «Оформить подписку» төймәсенә баскач, яңа ачылган биттә банк карталары рәсеменә басыгыз. Яңа ачылачак биттә банк картасы турында мәгълүмат кертәсез, "ОПЛАТИТЬ" дип басасыз.

  5. Түләгәч, "Мәгариф. Татар теле" сезнең шәхси кабинетка күчә. "Мои поступления" бүлегенә кереп (http://magarif-uku.ru/user/inbox/ ) , анда Журнал тышлыгы янында "скачать" дигәнгә басасыз да сезнең компьютерга журнал файлы күчә. Шуны ачып укыгыз, принтерда чыгара аласыз.


"Мәгариф" журналының электрон версиясенә 2015 елның беренче яртысына язылу - 299,00 сум тора (почта бүлекләре аша басма вариантка язылу - 396,00 сум)
"Мәгариф. Татар теле" (бары тик электрон журнал рәвешендә генә чыга) - 150,00 сум / 1 саны

"ЯЗЫЛАСЫМ КИЛӘ!"


(бу язуның өстенә бас)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ