Логотип Магариф уку
Цитата:

Актанышта – Гамил Афзал көннәре

Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлеген торган саен ныгыта, активлаштыра бара. Әле кайчан гына югары уку йортлары кысаларында оештыры...

Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлеген торган саен ныгыта, активлаштыра бара. Әле кайчан гына югары уку йортлары кысаларында оештырылган иҗат конкурслары, үзләренең масштаблылыгын киңәйтеп, министрлык һәм әдипләр җитәкләгән, чит төбәкләрдән дә балалар катнашкан зур бәйлеләргә әверелде. Шуның иң дәрәҗәлесе, әлбәттә – йомгагы зурлап, пирамида, баскетхолл кебек биналарда хөкүмәтебезнең төрле югарылыктагы җитәкчеләре, шул исәптән президентыбыз Р.Н.Миңнеханов катнашында да ясалган «Илһам» конкурсы. Бу елда анда 3200 эш катнашкан иде. Инде менә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге язучылардан, галимнәрдән оешкан мәртәбәле жюри Гамил Афзал исемендәге иҗади ярышка нәтиҗә ясады.


Төрле жанрдагы эшләр арасында күңелне аеруча дулкынландырганы – шигърият, аның лирик һәм юмор-сатира, шул исәптән пародия юнәлешләредер. Поэзиябезнең Гамил Афзал бердәй иркен, җиңел эш йөрткән һәр төре балаларга да якын булып чыкты. Шагыйрь әсәрләренә ияреп язылган шигъри тәҗрибәләр бигрәк тә сөендерде. Әйе, яхшы пародия язылсын өчен,   аңа нигез итеп алынган әдәби текстның да талантлы иҗат ителгәнлеге, һич югы  «серлелеге», үзенчәлеклеге – я отышлы, я җитешсез ягы булуы кирәк. Конкурска килгән эшләр, Гамил Афзал каләме никадәр шомарак язса, аннан этәрелеп китеп яисә ул иҗат иткән әсәрләргә пародия рәвешендә язылган шигырьләрнең шуның кадәр камилрәк, кызыграк икәнлеген күрсәтте.


Җиңүчеләрне шагыйрьнең туган төбәге Актаныш, аның чара өчен җаваплылыкны үз өстенә алган «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты» җыйса да, ярыш шулай ук шактый киң мәйданда – Республика күләмендә уздырылды. Сәләтле укучылар катнашкан конкурслар саны күплеккә карамастан, бу бәйгегә 1295 эш килгән булып чыкты.


Актаныш – шагыйрьләр төбәге. Гамил Афзал кебек зур талантны биргән бу якта аның исемендәге конкурсның үткәрелүе бик әһәмиятле. Төрле дәрәҗәдәге бүләкләр яисә икенче турга узганлык сертификаты алырга килгән балаларның данлыклы гимназияне күрүе, аның эш тәртибе белән танышуы, зәвык белән бизәлгән коридорларыннан атлавы, милли орнаментлы киемнәрдә йөргән балалар һәм мөгаллимнәр белән аралашуы шулай ук бик мөһим. Әле бит 95 баланы озатып килгән укытучылар да бар. Нур сирпеп торган гимназиядә бер генә көн булу да шушындый уку йортында белем бирү, үзләре хезмәт иткән мәктәпләрне аңа тиңләштерү яисә үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән дә уртаклашу теләге уятмый калмыйдыр.


Республикабызда яңа һәм яхшы мәктәпләр күп. Шулай да еш кына бизәлеш зәвыксызлыгы, төсләрнең ярашмавы, татарча стендларның бихисап хаталыгы урам яктан якынлашканда алган беренче тәэсирләрне юкка чыгара. Монда алай түгел. Гимназия кунакханәсендә төн кунганда, интернатындагы чебен очканы да ишетелерлек тынлык, балаларның режимны нык саклавы, тәртип кунакларны соң дәрәҗәдә сокландырды. Татар гадәте буенча, укучыларның таныш булмаган кешеләр белән дә исәнләшүе, яхшы мөгаләмә күрсәтүгә атлыгып торулары шулай ук мактауга лаек, ә гимназия-интернатның директоры Гарипов Рамиль Марат улы белән укытучылар коллективының уртак җайланган эше –  күзгә ташланыр дәрәҗәдә.


Саф татар районы Актанышны әдипләр дә, журналистлар да гомер бакый яратты, мәрхүм әдибебез һәм галимбез Мөхәммәт Мәһдиев аның хакында татар халкының генофондын саклаучы төбәк дип һәрдаим сөйләде һәм язып та чыкты. Әйе, Актаныш – милли йөзле, саф телле гүзәлләр иле. Чара барышында сәхнәдә чыгыш ясаганнарга карап утырып туймыйсың. Киемнәр гаҗәеп матур тегелгән. Ә бит кайчакта бер дигән рус киемнәрендә чыгыш ясаган милләттәшләребез инде милли күлмәк-ыштаннарда сәхнәгә чыгып басса, йөз кызара, оятыңнан кая керергә белмисең. Башкалар артистларын патшалар киеменә төрә, безнекеләр көндәлек тормышта кигән күлмәкләрдә, алъяпкычларда биеп йөри дисең, югыйсә бит нәкъ менә безнең халыкның бәйрәм киемнәре күп очракта патшаларныкына тиң торган. Әлбәттә, аларның да заманчалаштырылуы, сәхнәгә яраклаштырылуы бик кирәк. Актанышлар милли дә, заманча да киемнәрне гаимназиядә алынган махсус машиналарда үзләре дә тегә яисә чигә икән.


Апрель, май айлары – гимназия-интернатның сабан чоры. Ул укучыларны сайлау турлары ярдәмендә туплый. Бу елның 5 нче апрель, 29 нчы апрель, 13 нче май көннәрендә анда яңа уку елына балалар җыйганнар. 53 – 5 нче, 21 – 6 нчы, 23 – 7 нче, 14 – 8 нче, 8 укучы 10 нчы сыйныфка килергә теләк белдергән. Барлыгы 119 укучы сынау аша үткән. Бу саннар да, балаларның гимназиягә төрле районнардан килүе дә сөендерә, чөнки, башкача булса, ул үз исемен акламас та иде. Чираттагы сайлап алу турларында катнашкан укучылар арасында Актанышның үзеннән – 64, Азнакайдан – 11, Сарманнан – 14, Минзәләдән – 16, Мөслимнән – 4, Нижнекамск шәһәреннән – 1, Тукай районыннан – 5, Башкортстаннан 4 укучы булган. Сөендергеч саннар, әлбәттә. Шул ук вакытта вакытлы матбугатның бу гимназияне пропагандалау юнәлешендә эшләве җитми сыман. Әлеге саннарны тагын да үстерү мөмкинлеге бар. Уку йортының чыгарылыш баллары, анда белем алган чит милләт балаларының да тиз арада татар телен өйрәнүе һәм югары уңышларга ирешүе, гомуми рейтингы турында ничек тә күбрәк сөйләргә иде. Бу мәктәптә белем алучылар киләчәктә, төрле һөнәрләр үзләштергәннән соң, үз районнарына кайтып, шуңа аваздаш эшләрне җанландырырга мөмкин бит.


Актанышка чит регионнарда яшәгән татар балаларының тартылуы да ләзым. Монда алар, гаиләләреннән аерылсалар да, зур психологик киеренкелек кичермидер кебек, һәм һәрберсенең яхшы җиһазландырылган кабинетларда, көн итү шартларында белем алу мөмкинлеге бар. Гомумән, гимназиядә балалар үзеңне тыныч, саклау-күзәтүле хис итә. Шул ук Таҗикъстан, Үзбәкстан кебек илләрдә калып, ничек туган иленә кайтырга белми йөргән милләттәшләребез балаларын монда укытырга җибәрү аша күченүнең беренче адымнарын ясый алыр иде. Татар конгрессына да бу юнәлештә ныграк эшләргә кирәк сыман.


Гамил Афзал исеме белән уздырылган икенче ярыш хакында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларда фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну уяту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе белән берлектә,  VI республика «Гамил Афзал укулары» үткәрде. Укуларның беренче турында 834 фәнни эш тикшерелеп, 145е икенче турга үткән булып чыкты. Әлеге фәнни хезмәтләр 9 секциядә якланды һәм шулай ук мәгариф хезмәткәрләреннән, танылган галимнәрдән торган морган мәртәбәле жюри комиссиясе тарафыннан бәяләнде. Җиңүчеләр министрлыкның төрле дәрәҗәдәге дипломнары белән бүләкләнде.


Актаныш кына түгел, Республикабызның башка районнары да бу уку елында үзара иҗади ярыш рухы белән яшәде. «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары хезмәткәрләре, төрле  бәйгеләрне күзәтеп, алар хакында хәбәрләр ирештереп тора. Гамил Афзал конкурсларының жюри составында хезмәткәребез шагыйрә Рифә Рахман да эшләде һәм бүләкләү көннәрендә шулай ук Актанышта, аның сәләтле балаларны бергә туплаган гүзәл гимназиясендә булды.


Р.Ф.Сабирҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ