Логотип Магариф уку
Цитата:

Алсу Хәсәнова исемендәге журналистлар премиясенә эшләр кабул ителә

Журналистлар җәмәгатьчелеге узган ел вакытсыз арабыздан киткән Алсу Хәсәнова исеме белән бәйле премия булдыру идеясе белән чыккан иде. Премиянең нигезләмәсе белән танышырга һәм бәйгедә катнашырга чакы...

Журналистлар җәмәгатьчелеге узган ел вакытсыз арабыздан киткән Алсу Хәсәнова исеме белән бәйле премия булдыру идеясе белән чыккан иде. Премиянең нигезләмәсе белән танышырга һәм бәйгедә катнашырга чакырабыз!


Алсу Хәсәнова исемендәге журналист премиясе бирү турында нигезләмә


Гомуми нигезләмәләр


Бәйгене гамәлгә куючылар – “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы редакцияләре.


Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:



  • проблемалы журналистика өлкәсендә язмалары, материаллары белән, шулай ук актив иҗтимагый эшчәнлеге белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә, көн кадагына суга торган милли, социаль, гуманитар, мәдәни проблемаларны хәл кылуга ярдәм итүче талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм бүләкләү;

  • проблемалы журналистика өлкәсе буенча махсуслашкан журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү.


Бәйгедә катнашучылар


Бәйгедә Татарстан Республикасы территориясендә эшләп, милли телдә язучы 20-35 яшьтәге профессиональ журналистлар катнашырга мөмкин.


А.Хәсәнова исемендәге премияне дәгъва кылуга кандидатларны массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар, авторлар үзләре, шулай ук бәйгене гамәлгә куючылар тәкъдим итәргә мөмкин.


Комиссия оештыру һәм аның эше


Бәйгене гамәлгә куючылар җиңүчеләрне билгеләү өчен Журналист премияләре буенча комиссия (алга таба – Комиссия) оештырып, аның составын раслый.


Комиссия әгъзалары үзләре эшли торган массакүләм мәгълүмат чараларыннан яки үзләре белән бергә эшләүче журналистлардан бәйгегә алынган хезмәтләр буенча тавыш бирә, алар буенча фикер алыша алмый.


Бәйге номинацияләре


Әлеге бәйге ике номинация буенча үткәрелә:



  1. басма һәм интернет массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язмалар сериясе өчен;

  2. радио һәм телевидениедә иң яхшы материаллар сериясе өчен.


Әлеге иҗади хезмәтләр Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең тормышта мөһим проблемаларын хәл кылуга ярдәм итәргә тиеш.


Бәйгедә җиңүчеләрне билгеләү


Җиңүчеләр Комиссия әгъзаларының ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнелә.


Бәяләү критерийләре:



  • игълан ителгән темаларны яктыртуда һөнәри осталык,

  • авторның иҗтимагый активлыгы,

  • авторның иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсе.


Бәйгене үткәрү вакыты


Бәйгедә катнашучылар, номинацияләр нигезендә, агымдагы елның 15 ноябренә кадәр 2016 ел дәвамында басма һәм интернет массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан, радио һәм телевидение эфирына чыгарылган материалларны тапшырырга тиеш. Җиңүчеләр 2016 елның декабрендә игълан ителәчәк. Бәйгедә катнашу өчен җибәрелә торган материаллар гариза (кушымта итеп бирелә торган формада) белән бергә тапшырыла.


Ике номинациянең һәркайсы буенча бәйге җиңүчесенә истәлекле символ һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла.


Җиңүчеләр турында мәгълүматлар “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы сайтларына урнаштырылачак.


Бәйге материаллары


Газета һәм журнал язмаларының төп нөсхәләре, радио һәм телевидение материаллары, интернет-материаллар, адрес сылтамасын күрсәтеп, түбәндәге адрес буенча “Идел” журналы редакциясендә кабул ителә: Казан ш., Декабристлар ур., 2 й. Элемтәгә керү өчен телефон: 8(843) 222-05-45.


e-mail: idel-kazan@mail.ru


Нигезләмә һәм гариза бланкы



Чыганак: http://idel-tat.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ