Логотип Магариф уку
Цитата:

Антибиотикларны табиблар рөхсәтеннән башка кулланырга ярамый

«Республика балалар клиник хастаханәсендә сулыш юллары авыруларыннан ел саен 5 мең бала дәваланып чыга» – диде клиниканың баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, «Татар-информ» агентлыгының матбугат конференцияс...

«Республика балалар клиник хастаханәсендә сулыш юллары авыруларыннан ел саен 5 мең бала дәваланып чыга» – диде клиниканың баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, «Татар-информ» агентлыгының матбугат конференциясендә.


Борын-тамак чирләре гомум авырулар арасында беренче урында тора. Узгынчы гына авырулардан саналсалар да, төрле хәлләр булып куярга мөмкин ди белгечләр. Шуңа ата-аналарга да үзбелдегегез белән дәваланмагыз, табибларга мөрәҗәгать итегез дип искәртеп-кисәтеп торалар. Тамак кызыллыгы, аз-маз йөткерү дә кайчак, тиешле чарасы күрелмәгәндә, бронхит яки пневмониягә (үпкә ялкынсынуына) әйләнеп куя. Әле тагын да күңелсезрәк хәлләр белән тәмамланган очраклар да бар, ди табиблар.


Йөткерә-төчкерә башлаган баланың температурасы күтәрелсә, нишләргә? «Әгәр температура 38дән түбән булса, аны төшерер өчен балага дару бирергә ашыкмагыз. Бу организмда вируска каршы саклагыч күзәнәкләр бүленеп чыга дигән сүз. Мондый чакта балага суны (яки компот, сок, чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе һ.б.) күбрәк эчертергә кирәк, –  диде балалар пульмонологы Оксана Пятеркина. – Температура 38-39га күтәрелсә, өегезгә участок табибын чакыртыгыз».


Бала авырып китсә, ата-ана үзенчә генә дәвалый башларга тиеш түгел. Бигрәк тә антибиотикларны табиб рөхсәтеннән башка кулланырга ярамый. Аеруча грипптан үзбелдегең белән дәвалану катгый рәвештә тыела!


Табибка вакытында мөрәҗәгать итү (яки авырый башлап 48 сәгать эчендә)  бронхит, пневмония, менингит, энцефалит һ.б. чирләргә әйләнеп китүеннән саклый.


Сулыш юллары авыруларының җитдилеген күрсәтүче билгеләр:



  • сулышның ешаюы, кыенлашуы, гыжгылдап чыгуы;

  • тын кысылу (горизонталь хәлдә яки ятып торганда);

  • тавыш карлыгу;

  • эчәсе килмәү;

  • елаганда күз яше чыкмау, бәвел бүленмәү һ.б.


Мондый билгеләр булганда, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.


«Инфекциясез яши алмыйсың» дигән гыйбарә бар. Шуңа аннан мөмкин кадәр сакланырга гына кирәк. Ә саклану юлларының берсе: иммунитетны ныгыту, С витамин эчү һәм гигиена чараларыннан – кул юу. Кеше ишек тоткасына кагылганда да вирус эләктерергә мөмкин һәм шул ул кулы белән битенә, бигрәк тә борын, авыз тирәсенә кагылса, инфекциягә «яшел юл» ачылды дигән сүз.


Сәламәтлегегезне саклагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ