Логотип Магариф уку
Цитата:

Анжела Вавилова исемендәге Фонд инде 15 ел авыру балаларга ярдәм күрсәтә

Казанда, Анжела Вавилова исемендәге Фонд тырышлыгы белән, хоспис ачылуын ишетмәгән кеше калмагандыр диясе килә. Әмма...ишетми калучылар да бар икән шул. Әлеге Фондның рәисе Владимир Вавилов: “ТР мәгъл...

Казанда, Анжела Вавилова исемендәге Фонд тырышлыгы белән, хоспис ачылуын ишетмәгән кеше калмагандыр диясе килә. Әмма...ишетми калучылар да бар икән шул. Әлеге Фондның рәисе Владимир Вавилов: “ТР мәгълүмат чаралары хоспис ачылу хакында күп сөйләде, язды, ләкин бәлага тарган кешеләр арасында “белмәдек”, “ишетмәдек” диючеләр дә очрый”, - диде. Республика халкы белеп бетермәсә дә, Казан хосписы бүгенге көндә Ауропада иң яхшылардан санала. Тагын бер әһәмиятле гамәлләре, әлеге Фонд Россиягә хоспислар кирәклеген дәлилли алган.


Анжела Вавилова исемендәге Фондның эшчәнлегенә нәтиҗә ясавының сәбәбе дә бар: иртәгә, 23 мартта бу фонд оешканга 15 ел тула. Бу датаны бәйрәм итүнең тантаналы өлешеннән тыш, Казан хосписында “Ачык ишекләр көне” һәм Россия төбәкләреннән җыелган паллиатив медицина белгечләре өчен мастер-класслар оештырылачак.


Паллиатив ярдәм – ул авыру кешенең хәлен җиңеләйтү, (әмма аны дәвалау түгел). Үлем белән күзгә-күз очрашырга торган кешенең үзенә дә, якыннарына да медицина ягыннан гына түгел, социаль, психологик, рухияктан да ярдәм күрсәтү.


Россиядә пллиатив ярдәм күрсәтү 2011 елда гына кертелде. Бу бик тә үзенчәлекле хезмәт. Аны башкару өчен әзерлекле белгеч булу кирәк.


Фонд ачылуның да үз тарихы бар. 2013 елда Владимир һәм Марина Вавиловларның 5 яшьлек кызлары Анжела рак авыруыннан үлгән иде. Кызны дәвалау өчен җыелган акча бу фондның беренче кереме булды.


В.Вавилов оештырган Фондның беренче көннән үк финанс хәле, кереме ачык. Күпме керем, күпме чыгым яки кайда, нәрсә өчен тотылган алар тиенен-тиенгә санап, әйтеп тора. Төп ярдәмчеләренең берсе – хәйриячеләр. В.Вавилов шулай ук волонтерлар хезмәтенә зарурат зур булуын әйтеп үтте. Сүз уңаеннан 15 ел эчендә 463 млн сум акча кергән фондка, шуның 325 миллионы хоспис төзү өчен тотылган.


Татарстанда 80 койкалы икенче хоспис төзергә дә планлаштыралар. Моның өчен 250 млн сум акча кирәк. 24 миллионы җыелган инде.


Фонд ДРКБ, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һ.б. тыгыз элемтә дә эшли.


Матбугат конференциясендә  Владимир Владимирович шәхси кичерешләре белән дә уртаклашты. Хосписта яткан бер кыз баланың күңелне тетрәнтерерлек сүзләрен китерде:“Мин беренче тапкыр үләм бит...”, - дигән ул дулкынлануын үзенчә аңлатып.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ