Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада Әлифбага һәйкәл куелды (ФОТО)

Арча педагогия көллияте янындагы мәйданчыкта Әлифба дәреслегенә һәйкәл куелды. Һәйкәлнең скульпторы - Арчада яшәүче талантлы яшь скульптор Михаил Сафин.Михаил Рөстәм улы тәкъдим иткән композиция искит...

Арча педагогия көллияте янындагы мәйданчыкта Әлифба дәреслегенә һәйкәл куелды. Һәйкәлнең скульпторы - Арчада яшәүче талантлы яшь скульптор Михаил Сафин.


Михаил Рөстәм улы тәкъдим иткән композиция искиткеч матур гына түгел, бай эчтәлекле, уңышлы һәм зәвыклы. Менә ныклы адымнар белән алга атлаучы кызчык – тормыш, яшәү символы. Гүя ул Әлифба китабыннан чыккан да киләчәккә омтыла. Янында кызчыкны озата баручы көчек – балачак символы. Ә ачык китап күкләргә омтылучы кош кебек, кешелек туплаган аң–белемне иң югары биеклеккә күтәрергә омтыла.


элифба хэйкэл


Әлифбага һәйкәлне ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, язучы–шагыйрә Флера Тарханова, ТР язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт, шагыйрьләр Илфак Ибраһимов, галимнәр Нурмөхәммәт Хисамов, Рәсимә Шәмсетдинова һәм башка күренекле шәхесләр катнашты. Самара өлкәсенең Байтуган авылыннан да Нурания Авзалова җитәкчелегендә Сәләй Вагыйзовның авылдашлары, туганнары килгән иде.


arskmedia.com материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ