Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада «Мәгариф» журналы оештырган республиканың яшь кулибинчылары конкурсына йомгак ясалды (ФОТО)

«Мәгариф» журналы Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырган «Яшь кулибинчылар – 2015» бәйгесенең йомгаклау конференциясе Арча районы Түбән Мәтәс...

«Мәгариф» журналы Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырган «Яшь кулибинчылар – 2015» бәйгесенең йомгаклау конференциясе Арча районы Түбән Мәтәскә мәктәбе базасында  уздырылды. Ишек төбеннән үк елмаеп каршы алган хуҗаларга, конференцияне оештыручыларга язмам башында ук рәхмәтемне җиткерәсем килә.


Шәхсән, үземнең республикакүләм, зона конференция-семинарлар эшендә шактый катнашканым бар. Әмма Түбән Мәтәскәдә узганы үзенең оешканлыгы, дустанә атмосфера тудырылуы белән аерылып торды. Бик кирәкле, уйлап башкарылган, эшлекле һәм тәрбияви чара булды бу. Мамадыш, Кукмара, Балтач кебек шактый ерак төбәкләрдән бирле килгәннәр иде укучылар. Конференциянең пленар өлешендә мәгариф идарәсе җитәкчесе  Зөлфәт   Дәүләтбаевның район һәм аның бүгенге тормышы белән таныштыруга багышланган кереш сүзеннән соң,  барыбызны да эш атмосферасы чолгап алды.


Мәктәпнең спорт залында Арчадагы Укучылар йорты базасында эшләп килүче «Яшь уйлап табучылар» секциясендә шөгыльләнүче балаларның иҗат эшләре арасында ниләр генә юк  иде. Техник иҗатка да бик тә һәвәс икән Арча төбәге укучылары! Димәк, аларны илһамландыручы, техник иҗатка мәхәббәт уята белүче остазлары бар.


Татарстан рационализаторлар һәм уйлап табучылар җәмгыяте җитәкчеләре Мөхәммәт Әюпов, Ринат Нуруллин, танылган археолог, профессор Фаяз   Хуҗин, эзтабар-язучы Шаһинур Мостафиннар укучылар белән «Яшь уйлап табучылар», «Яшь тарихчылар», «Яшь эзтабарлар» секцияләрендә мастер-класслар алып барса, укытучылар секциясендә «Мәгариф» журналының   бүлек мөхәррире Таһир  Сабирҗанов  мөгаллимнәр белән җанлы әңгәмә корды. Анда хәзерге мәгарифтәге яңалыклар,  проблемалар һәм  аларны чишү юллары, конкурс-бәйгеләрне оештыруның үзенчәлекләре турында уртага салып сөйләштек, «Мәгариф» журналы эшчәнлегендәге соңгы яңалыклар, аерым алганда, «Авыл укытучысы-2015» бөтенроссия конкурсы, «Мәгариф.РФ», «Мәгариф. Татар теле» электрон журналлары хакында да шактый кызыклы мәгълүматлар белдек.


Иң гаҗәпләндергәне шул булды. Ул көнне Арча районында өч төрле семинар уза иде. Димәк, хакимият башлыгының иң тыгыз көне. Тик шулай да  укытучылар секциясенә елмаеп килеп кергән кешенең «глава» икәнлеген белгәч, шаклар катып утырдым. Баксаң, һәр секциянең эшчәнлеген карап-барлап йөрүе икән!? Ни дип әйтәсең?! Кырык эше кырылып ятса да, мәгариф системасын шундый зур игътибар үзәгендә тоткан җитәкчегә сокланырга гына кала. Шулай ук Т.Сабирҗановның Арча районы базасында ел саен  республика күләмендә яшь  кулибинчыларның фәнни-гамәли конференциясе оештыру тәкъдимен дә хуплап, үзенең кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде Илшат Нуриев.


Конференция ахырында нәтиҗәләр ясалып, бүләкләр һәм дипломнар тапшырылгач, Тимур Илдус улы Сәгъдиев җитәкләгән коллектив кызлары әзерләгән табын артында сыйланып, зур канәгатьләнү хисе белән районнаргы таралыштык.


Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә узган «Яшь кулибинчылар-2015» республика конференциясенең кайбер кызыклы мизгелләре белән фотолардан таныша аласыз.


Равил САДРИЕВ,


Әтнә районы Күәм урта мәктәбе  укытучысы.


мәтәскә малае кулибинчы обр


Беренче урынны яулаган Илмир Хабибуллин. Ул Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең IX сыйныфында белем ала.


кулибинчы обр


 Тәфсилләбрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ