Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада сәләтле балаларны тәбрикләделәр

Арча районында Россия көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу көнне башка чаралар белән беррәттән, район мәдәният йортында   олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрне, төрле фестиваль- конкурсл...

Арча районында Россия көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үткәрелде. 

Бу көнне башка чаралар белән беррәттән, район мәдәният йортында   олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрне, төрле фестиваль- конкурсларда җиңүче сәләтле балаларны  тәбрикләү тантанасы узды.


Тантаналы чараны Арча районы башлыгы  Илшат  Нуриев ачып җибәрде.


– Сезнең җиңүләрегез – безнең җиңү. Районыбызда  талантлы, сәләтле балалар күп булуы белән сөенеп утырабыз. Илебез данын, республикабыз, районыбыз данын еракларга таратыгыз. Кадерле балалар, укытучылар, әти-әниләр, сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Алда да сезгә зур җиңүләр юлдаш булсын!- дип сәламләде чарада катнашучыларны  Илшат Габделфәрт улы.


Тантаналы чарада барлыгы 130 дан артык укучы һәм мөгаллимнәр акчалата премия белән бүләкләнде.


– Район җитәкчелеге тарафыннан безгә игътибар булу үзе бер стимул булып тора. Укучылар алдагы елларда да сынатмаслар дип ышанабыз,- ди чарада катнашкан мөгаллимнәр.


Чын татарча, милли рухта узды әлеге тантана. Кунакларны ишек төбеннән үк курайчылар, гармунчылар ансамбле каршы алды, сәхнәдә яңгыраган   милли көйләр, дәртле биюләр дә тамашачы күңеленә хуш килде.


Соңыннан кунакларны Арча шәһәренең истәлекле урыннары, яңа ачылган объектлар белән таныштырып йөрделәр.


“Мәгариф” журналының  баш мөхәррире Сөмбел Таишева да әлеге зур бәйрәмдә махсус кунак буларак катнашты.


WhatsApp Image 2017-06-13 at 09.06.23 (2) WhatsApp Image 2017-06-13 at 09.06.23 (1) WhatsApp Image 2017-06-13 at 09.06.24



Список награжденных

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!!! Арчалар булдыра, башка районнар акча юклыкка сылтап, сәләтле укучыларны тәбрикләү түгел, гади грамота да бирми Автор: Алинэ

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ