Авыл укучысы – ничәнче сорт?

Сулейманов Р.Х.обществознание

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих укытучысы

Тарих фәннәре докторы Ф.Хуҗинның «Мәгариф» журналының 2013 ел, 8 нче санындагы «Мәктәптә татар тарихы: борчулар арта тора» дигән мәкаләсендә әйтелгән фикерләр белән килешми мөмкин түгел. Алар бик урынлы: укытучыларны борчыган мәсьәләләр хакында галимнәребезнең дә матбугатта язып чыгуы безне шатландыра. Остазларыбызның фикерләренә күбрәк игътибар итәрләр дигән өмет бар. «Тарих фәне ул — математика түгел!» дигән караш озак еллар яшәде һәм бүген дә бу стереотип яшәвен дәвам итә. Ф.Хуҗин язганча, тарих фәнен укытуны теләсә кемгә өләшү тарих укытуның сыйфаты төшүгә китерде. Дәүләт тарафыннан алга сөрелгән «гуманитарийлар кирәк түгел, инженер-техниклар кирәк» дигән сәясәт тә үз өлешен кертә. Ничек кенә тырышмасыннар, теләге булмаган укучы техник фәннәр һәм ихтыяҗы булмаган фәннәр белән кызыксынмаячак. Эшсез торса-тора, тормышта кирәге чыгар дип, юрист, икътисадчы һөнәрләрен сайлый ул. Яшьләрне укытучы һөнәре, фән белгечләре дә кызыксындырмый. Укысалар да, мәктәпләргә эшкә кайтмыйлар. Нигә кайтсын алар? Мәктәпләребездә кадрлар кытлыгы үзен сиздерә башлады инде. Кыска вакытлы курслар ярдәмендә алынган икенче югары белем дипломнары укытуның сыйфатын күтәрүгә булышмаячак. Укытучыга фәнне укытуга табигый сәләт бирелмәгән икән, икенче диплом алып кына, тарих укытучысы була алмыйсың. Мәкаләдә язылганча, «аларга галим чыгышы кызык түгел!»

Фаяз ага мәкаләсендә бәян ителгән конференцияләргә бәйле җитешсезлекләрне кабатлап тормыйм. Шулай да бер мәсьәләгә аерым тукталмый булдыра алмыйм. Ул язган 2013 елның 24 март көнендә, ял көне булуга карамастан, укучым белән КФУның тарих факультеты үткәргән конференциядә катнашырга туры килде. Конкурс шартлары буенча тарих институты укучылар арасында фәнни-тикшеренү эшләре буенча конкурс игълан иткән иде. Эшләребезне җибәрдек һәм фәнни конференциядә катнашырга чакыру алдык. Секция эшендә чыгыш ясап, II урынны алдык һәм диплом белән бүләкләндек. Эшне конкурска җибәргән булсак та, конференция дипломы алдык. Аерма шунда: мәктәп укучылары өчен республика күләмендә оештырылган фәнни-тикшеренү конкурсларында җиңү мәртәбәле санала, ә студентлар, югары уку йортлары өчен — конференция дәрәҗәле. Моны “конкурс-конференцияләр”не оештыручылар искә алсын иде, ахыр чиктә укучы бала мондый билгесезлектән зыян күрергә мөмкин. Мисал өчен, муниципаль район башлыгы игълан иткән Грант алу бәйгесендә укучының конференциядә урын алуы игътибарга алынмый. Мондый күренеш белән без үзебез очраштык. Тарих институты аңлатмасы белән генә мәсьәләне укучы файдасына чишә алдык. Конференция, конкурс оештыручылар грамота яки диплом белән белеп бүләкләсен иде дигән теләктә калам.

Язмада Фаяз Шәрип улы: «Мәктәпләрдә тарих буенча олимпиадаларны үткәреп мәшәкатьләнәләрме икән?» дигән сорау куя. Галимебезне ышандырасым килә: әйтик, бездә мәктәп һәм район күләмендәге олимпиадалар ел да үтә, шунлыктан сәләтле балалар өчен республика олимпиадасында катнашу өчен бернинди чикләүләр юк. Тикшерү комиссияләре дә гадел: эшләрне шифрлап, эсселарны укып, баллар куела, уртак нәтиҗә чыгарыла, бәхәсләр бергәләп чишелә. Ә менә республика дәрәҗәсендә инде, Ф.Хуҗин язганча, «Казанда танышың булмаса, хезмәтеңә лаеклы бәя көтмә инде» дигән гыйбарә өстенлек итә. Авыл баласы үзен Казанда икенче сортлы итеп сизә, шуңа да укучыны республика олимпиадасына ирексезләп кенә алып барырга туры килә. Ни өчен дисезме? Менә күзгә бәрелеп торган җитезсезлекләрне генә санап үтим.

Беренчедән, инструкция буенча укучының олимпиада кәгазенә тикшерүче кемнең эшен тикшергәнен белмәсен өчен шифрлар гына язылырга тиеш, ә республика олимпиадасында исем-фамилиясен һәм районын яздыралар. Бу исә, минем фикеремчә, махсус эшләнә. Тикшерүче эшне кулга алуга, авыл районнары балаларының эше икәнлеген күрә һәм тиешле дәрәҗәдә тикшереп тә тормый, аеруча II, III тур биремнәрендә.

Икенчедән, авыл баласы комиссия әгъзаларының таләбен тиешенчә үти: бер өстәл артына төрле районнардан IX, X, XI сыйныф укучылары утыра («Регина» кунакханәсе турында сүз бара). Шәһәрнекеләр бер өстәл артына утырып, киңәшләшеп эшли. Комиссия кемнәр утырганын тикшереп йөрми.

Өченчедән, авыл укытучысы ишек артында Интернетка тоташтырылган планшет күтәреп басып тормый яисә олимпиададан ике-өч тапкыр бәдрәфкә дип чабып чыккан укучысына информация дә тапшырмый.

Дүртенчедән, олимпиада тикшерү комиссиясе нигәдер, ярдәм итү өчен дип, Казан укытучыларын комиссия эшенә чакыра. Нәтиҗәсе дә озак көттерми, шушы укытучыларның укучылары җиңеп чыга яки призлы урын ала. Әлеге дә баягы, исем-фамилиясе язылган авыл балаларының эшен алар тиешенчә тикшерәме икән соң?

Бишенчедән, эссе дигән бирем өлеше бөтенләй «кеше факторы»на бәйле. Эссега ничек телисең, шушы баллны куярга мөмкин. Һәр эссе биремен күмәкләшеп тикшерергә комиссия әгъзалары вакытка сыеша алмый. Шуңа да инде олимпиада тәмамлангач, укучыга I тур — тестлар өлеше нәтиҗәләрен генә күрсәтәләр. II — III тур биремнәре бөтенләй күрсәтелми. Миндә: «Бөтенләй тикшереп үк тормыйлардыр», — дигән шик тә туа. Укучы II — III тур биремнәрендә үзенең җибәргән хаталарын күрми. Югыйсә, алда нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш. Апелляциягә бирү дә файдасыз, кемнең Казанда калып, комиссияне эзләп табып, ачыклап йөрисе килсен. Олимпиадада җиңүче баланың да эссе, критик анализ биремнәре беркемгә күрсәтелми. Нигә башкаларга үрнәк итеп күрсәтмәскә?

Әйткәнемчә, менә ни өчен укучыларның олимпиадаларга барасылары килми. Әгәр Бөтенроссия олимпиадаларының соңгы биш елдагы нәтиҗәләрен чагыштырып карасагыз, Татарстаннан гел бер мәктәп укучыларының җиңеп чыгуын күрерсез. «Казан укытучылары көчле», — дип әйтерсез. Алай булгач, Россия турында катнашкан 69 укучы арасында Татарстан вәкиленең соңгы 69 нчы урынны алуын яки Россия турына бөтенләй чакырылмавын ничек аңларга? Җиңүчеләрнең кул астында булырга тиешлеген, ягъни Россия турына әзерләү өчен укучы Казанда яки башка шәһәрдә ышанычлы укытучы кулында булырга тиешлеген аңлыйм. Ул очракта нигә, зур чыгымнар түгеп, республика олимпиадаларын үткәрергә? Казаннан гына сайлап алсыннар да, аны Татарстан данын якларга җибәрсеннәр. Монда уйланырга нигез бар. БДИда хәрәмләшүләр булгач, олимпиадаларда алар тагын да күбрәк. Призлы урыннар өчен премияләр түләнә, шуңа да укучылар түгел, укытучылар акча өчен көрәшә. Ә кайда акча — анда хәрәмләшү дә булырга мөмкин.

Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: өстәмә имтиханнар кертү Татарстан тарихын өйрәнүдә нәтиҗә бирмәячәк, җәмгыятьтә ихтыяҗы булмаган фәнне укучылар сайламаячак. Мәҗбүри итеп билгеләү дә зур конфликтларга, укучы нагрузкасын арттыруга гына китерәчәк. Укучының Татарстан тарихы белән кызыксынмавы мәсьәләсе тирәндәрәк ята, һәм ул «патриотик» тәрбиягә барып тоташа. Монда сүз тарих укытучысының кичәләр үткәреп тәрбияләве турында түгел, бәлки гаиләдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү турында бара. Һәр гаилә үзенең татар милләтенең бер өлеше дә икәнлеген аңлап, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге өчен кайгыртып яшәгән очракта гына баласына татар тарихын аңлата ала.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.