Логотип Магариф уку
Цитата:

“Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә беренче эшләр килә башлады

“Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә педагоглардан эшләр килә башлады. Эстафетаны Балтач районының Сосна төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ситдикова Эльвир...

“Мәгариф” журналы оештырган “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә педагоглардан эшләр килә башлады. Эстафетаны Балтач районының Сосна төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ситдикова Эльвира Илдус кызы башлап җибәрде.


1 нче этапта Катнашучылар “Яңа заман авыл укытучысы” темасына эссе язып катнаша. Аларның авыл мәгарифен үстерү юллары турында фикерләрен белдерү, авыл укытучыларының проблемаларын ачу, авторның педагог буларак һөнәри бурычы турындагы күзаллауларын публицистик жанрда үтемле итеп җиткерү осталыгы сынала.


"Авыл укытучысы - 2014" бәйгесенә  килгән иҗади эшләрне журналның рәсми сайтына һәм http://vk.com/club70044790 төркеменә элеп барачакбыз, шулар буенча фикер алышырга мөмкин булачак.


Әлеге бәйге авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып баручы гомуми һәм башлангыч белем бирү оешмаларының хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан оештырыла.


 Бәйгенең нигезләмәсе белән “Мәгариф” журналының 2014 ел, май санында һәм “Мәгариф” журналының magarif-uku.ru сайтында “Безнең бәйге” бүлегендә танышып була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ