«Авыл укытучысы — 2015» бәйгесендә катнашучылар игътибарына!

Хөрмәтле педагоглар! «Авыл укытучысы — 2015» бәйгесенең беренче этабы тәмамланды. «Мәгариф» журналы редакциясенә бик күп эш килде. Хәзер аларны барлау, тикшерү белән мәшгульбез.

Бәйгенең Нигезләмәсе буенча, килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау 1 нче июльдән алып 31 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. II этап 2015 елның 1  нче августыннан 31 нче август аралыгында оештырыла.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.