Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы - 2015" бәйгесенә беренче эшләр килә башлады, катнашу турында Сертификат алырга мөмкин

Без быел да авыл мөгаллимнәре өчен уйлап чыгарган махсус бәйгебезне дәвам итәбез. Бәйгегә беренче эшләр килә дә башлады. “Авыл укытучысы” конкурсына, барлык таләпләрне үтәп, язма җибәргән автор бәйгед...

Без быел да авыл мөгаллимнәре өчен уйлап чыгарган махсус бәйгебезне дәвам итәбез. Бәйгегә беренче эшләр килә дә башлады. “Авыл укытучысы” конкурсына, барлык таләпләрне үтәп, язма җибәргән автор бәйгедә катнашканы турында Оештыручыдан (редакциядән) түләүле нигездә Сертификат ала. Сертификатта бәйгедә катнашучының фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме языла. Сертификатны портфилио туплаганда кулланып була.


Язмасы magarif-uku.ru сайтында басылып чыккач, катнашучы, 1 нче тур нәтиҗәләрен көтмичә дә, Сертификатны сорап алырга мөмкин. Катнашучы аның өчен awil2015@yandex.ru электрон адресы буенча Сертификат чыгымнарын үз өстенә алуын хәбәр итәргә һәм шунда ук Сертификатны җибәрү өчен почта адресын, үзе белән элемтәгә керү өчен телефон номерын төгәл күрсәтергә тиеш.


Сертификат “Авыл укытучысы” бәйгесендә катнашуны раслый. Аңа “Мәгариф” журналы редакторы имзасы куела, редакция мөһере сугыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ