Логотип Магариф уку
Цитата:

“Авыл укытучысы – 2016” конкурсының I турына йомгак ясалды

“Авыл укытучысы – 2016” конкурсының I турына йомгак ясалды. Бәйгегә юлланган хезмәтләр арасыннан авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим бер проблема ачык чагылдыр...

“Авыл укытучысы – 2016” конкурсының I турына йомгак ясалды. Бәйгегә юлланган хезмәтләр арасыннан авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим бер проблема ачык чагылдырылган һәм, шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, әлеге проблеманы чишүнең нәтиҗәле юлы тәкъдим ителгән 30 эш сайлап алынды, һәм аларның авторлары “Авыл укытучысы – 2016” конкурсының II этабында катнашу хокукына ия булды.


Менә алар (исемлек алфавит тәртибендә бирелә):



  1. Әгъзамова Гөлчәчәк Таһир кызы, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы

  2. Әхтәмова Зөлфия Мәгъфүр кызы, Болгардагы 1 нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

  3. Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  4. Васильева Римма Николаевна, Кайбыч районы М.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  5. Вәлиева Гөлназ Минеринат кызы, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы

  6. Габсаматова Фәүзия Хәйдәр кызы, Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучысы

  7. Галимова Резеда Закир кызы, Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  8. Гасимова Чулпан Гали кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы

  9. Гыйльмуллина Чулпан Зөлфәт кызы, Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы

  10. Закирова Тәнзилә Әсәтулла кызы, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  11. Зарипова Миләүшә Рафис кызы, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  12. Кадыйрова Зөһрә Абдрахман кызы, Балтач районы Норма урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  13. Кәбирова Гөлүсә Рафил кызы, Яшел Үзән районы Ачасыр төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  14. Кәримуллина Вафия Сәхип кызы, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы

  15. Колмөхәммәтова Зөлфия Эдуард кызы, Нурлат районы Кизләү төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  16. Мәрданова Чулпан Риф кызы, Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

  17. Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы, Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  18. Минһаҗева Гөләндәм Әхмәтсафа кызы, Актаныштагы 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

  19. Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы, Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  20. Нуриева Тәнзилә Габдрахман кызы, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  21. Рәсүлева Эльмира Рәис кызы, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  22. Сәйфуллина Гүзәл Нурислам кызы, Биектау районы Суксу урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

  23. Сәфәргалина Ильмира Мөбарәкша кызы, Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең биология укытучысы

  24. Сибгатуллина Фәния Әкрам кызы, Түбән Кама районы Кама Аланындагы 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  25. Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы

  26. Хәбибуллин Ленар Әсгат улы, Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы

  27. Хәлиуллина Гөлфия Ринат кызы, Яңа Чишмә районы Тубылгытау төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  28. Хәкимҗанова Гөлнара Фәрид кызы, Биектау районы Суксу урта мәктәбенең география укытучысы

  29. Хафизова Эльмира Нурмөхәммәт кызы, Мамадыштагы 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  30. Яруллина Римма Дамир кызы, Алексеевск районы Зур Тигәнәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


 


Нигезләмә буенча, II этап 2016 елның 1 нче августыннан 31 нче августына кадәр дәвам итә. Конкурсның II этабы катнашучыларның педагогик һәм методик осталыгын ачыклау максатыннан уздырыла. Анда I этапта җиңгән (югарыдагы исемлектә күрсәтелгән) 30 педагог катнаша. Алар, үзләре укыткан предмет буенча бер теманы сайлап алып, “Мәгариф” журналының 2016 елгы март санында, 19–21 нче битләрдә басылып чыккан (авторы Г.Мөхәрләмова) мәкалә нигезендә дәреснең оештыру-мотивлаштыру этабын технологик картага язып җибәрергә тиеш. Технологик картада укытучы һәм укучы эшчәнлеген (сорауларны һәм көтелгән җавапларны), универсаль уку гамәлләрен тулаем тасвирлау таләп ителә.


II этап кысаларында  җибәрелгән эшләргә таләпләр «Мәгариф» журналы редакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл (http://magarif-uku.ru/rules/).


II этапка килгән эшләрне бәяләүгә “Мәгариф” журналы редколлегиясе әгъзалары һәм мәгариф өлкәсе белгечләре җәлеп ителә.


Жюри тарафыннан иң югары бәя алган 10 эшнең авторы “Мәгариф” журналының 9 нчы санында игълан ителәчәк һәм III этапка – мастер-класслар ярышына чакырылачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Югарыдагы исемлектә үз исемемне күреп бик шатландым. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Конкурсның чираттагы этабына узган хөрмәтле коллегаларга зур уңышлар насыйп булсын. Автор: Зөлфия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ