Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы–2017» бәйгесе дәвам итә

«Мәгариф» журналы редакциясе үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тә...

«Мәгариф» журналы редакциясе үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Авыл укытучысы–2017» бәйгесе игълан иткән иде.


Конкурска Татарстан һәм Россия регионнарының район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмала­рының педагогик хезмәткәрләреннән 50 гә якын эш килде. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләр­гә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, конкурс 3 этапта уздырыла. I этапта катнашучылар 2017 елның 1 нче мартыннан  30 нчы июненә кадәр редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш.


Темалар:


1.«WORLDSKILLS –2019: булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә».
2.«Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында».
3.«Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем».
4.«Әхлак тәрбиясе–көн таләбе».
«Авыл укытучысы–2017» бәйгесе турында өстәмә мәгълүмат белән «Мәга­риф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2),  magarif-uku.ru сайтында танышырга була.
Бәйгенең нигезләмәсе 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ