Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы - 2017» конкурсы старт ала

1 нче марттан «Мәгариф» журналы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы берлектә оештырган «Авыл укытучысы–2017» конкурсы старт ала.  Бәйге үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торга...

1 нче марттан «Мәгариф» журналы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы берлектә оештырган «Авыл укытучысы–2017» конкурсы старт ала.  Бәйге үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максатыннан 2014 елдан башлап оештырылып килә.


Быел конкурс уздыру тәртибенә бераз үзгәрешләр кертелде. Башка еллардан аермалы буларак, I этапта, иҗади эш өчен, 4 тема тәкъдим ителә. Төгәлрәк итеп әйткәндә, бәйгедә катнашучылар «WORLDSKILLS – 2019: булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә», «Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында», «Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем», «Әхлак тәрбиясе – көн таләбе» дигән темаларның берсенә эссе язып җибәрергә тиеш. Әлеге темалар республикабызның бүгенге укыту-тәрбия системасындагы мөһим юнәлешләрне чагылдырганлыктан конкурста катнашучыларда зур кызыксыну, үз тәҗрибәләрен уртаклашу теләге уятыр дип ышанабыз.


ФДББС шартларында дәрестән тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирелгәнлектән, конкурсның II этабында катнашучыларга заманча тәрбия чарасының тулы конспектын язып җибәререргә тәкъдим итәргә булдык. Бу этапта да конкурсантларга чара үрнәген күңелләренә хуш килгән теманың берсенә – «ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап», «Укучыларда экологик культура тәрбияләү», «Истәлекле дата», «Укыткан предмет буенча тематик чара»  дигән темалар кысаларында иҗат итү мөмкинлеге бирелә.


«Авыл укытучысы – 2017» конкурсының тагын бер яңалыгы –  II этапта җиңүче 10 педагог, бүләк буларак, республика мәгариф өлкәсенең алдынгы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Осталык дәресе»нә һәм заманча мәгариф объектына экскурсиягә чакырылачак.


 Бәйгенең беренче этабы 2017 елның 1 мартыннан 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Нигезләмә таләпләре буенча, I этапка эшләр «Мәгариф» журналының махсус электрон почтасына (e-mail: awil2017@mail.ru) 30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы–2017» конкурсына» дип искәртергә кирәк.


Конкурсның Нигезләмәсе белән magarif-uku.ru сайтында таныша аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ