"Авыл укытучысы - 2018" бәйгесенә эшләр кабул итү төгәлләнә
"Авыл укытучысы" бәйгесенең беренче этабы төгәлләнә. 30 июнь укытучылардан иҗади эшләр кабул итүнең соңгы көне. Һөнәри бәйгедә катнашырга теләүчеләр конкурс эшләрен 23:59 сәгатькә кадәр юллап өлгерер...
"Авыл укытучысы" бәйгесенең беренче этабы төгәлләнә. 30 июнь укытучылардан иҗади эшләр кабул итүнең соңгы көне. Һөнәри бәйгедә катнашырга теләүчеләр конкурс эшләрен 23:59 сәгатькә кадәр юллап өлгерергә тиеш.
Бүгенге көндә иң күп эшләр Тукай, Балтач, Мөслим районнары мөгаллим һәм тәрбиячеләреннән килде.
Быелгы бәйгенең беренче этабы темалары түбәндәгеләр:
1. Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы
2. Гаджетлар: яманнан яхшыга
3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек кайтарырга?
4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны
5. Бүгенге милли мәктәпнең язмышы
Комментарийлар