ИГЪТИБАР! “Авыл укытучысы” конкурсында катнашу турында сертификат алу тәртибе

Сертификат “Авыл укытучысы-2014” бәйгесендә катнашуны раслый. Аңа “Мәгариф” журналы редакторы имзасы куела, мөһер сугыла. Конкурс Нигезләмәсенең 2.2.6 пунктында күрсәтелгәнчә, әлеге таныклыкны алу өчен конкурста катнашучы, редакциягә мөрәҗәгать итеп, таныклыкны ясау һәм почта чыгымнарын үз өстенә алырга тиеш. Сертификатны ясау һәм Татарстан Республикасы буенча почтадан җибәрү чыгымнары – 250 сум, редакциягә килеп үзләре алып китүчеләр өчен 200 сумны тәшкил итә. Түләү банкта яки журнал редакциясендә башкарыла. Бәяләр 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә.

Конкурста катнашу турында сертификатны почта аша алырга теләүчеләр түбәндәгеләрне башкара:

  1. Банкта сертификат өчен 250 сум түләргә. ( КВИТАНЦИЯ )
  2. Шуннан соң [email protected] электрон адреска хат язасыз. Анда

а) «Авыл укытучысы-2014» конкурсына сертификат ясатуны сорыйсыз,

б) түләүне раслыйсыз,

в) паспорт, ИНН һәм иминият таныклыгы копияләрен беркетәсез,

в) сертификат җибәрелергә тиешле почта адресын һәм телефон номерыгызны күрсәтәсез.

Заявкалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә! Редакция килгән заявкаларны килү тәртибе буенча эшкәртә.

Сертификатны редакциядән алып китәргә теләүчеләр:

  1. 1 сентябрьгә кадәр [email protected] электрон адресына язып яки 222-06-09 телефон номерына эш вакытында шалтыратып, сертификатны ясатырга һәм редакциядән алып китәргә теләвегезне хәбәр итәсез, үзегез турында мәгълүмат калдырасыз.
  2. Сезгә сертификатны килеп алып китү көне хәбәр ителә.
  3. Билгеләнгән көндә, паспорт, ИНН һәм иминият таныклыгы күчермәләре белән, редакциягә килергә (Казан, Декабристлар ур., 2, 7 нче кат, “Мәгариф” редакциясе), түләүне редакциядә башкарырга. Сертификат шунда ук тапшырыла.

Банкта түләү өчен квитанция:

Kvitanciya-na-sajjt-gotovaya

 

Сертификат Авыл укытучысы (1).jpg обр

7 thoughts on “ИГЪТИБАР! “Авыл укытучысы” конкурсында катнашу турында сертификат алу тәртибе

  1. 30нчы июльдә үк Сертификатны алу өчен акча түләп, заявка җибәрдем. Сертификат ник килми икән?

  2. Сертификатны алу тәртибе турында тәфсилле мәгълүмат сайтыбызның сул ягында өске якта урнаштырылды.

  3. Сертификатны электрон почтага гына салу мөмкинчелеге юкмы?

  4. Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләр! Фәридәләр күп булганлыктан, фамилиямне яздым әле. Күңелне борчыган мәсьәләләр турында язылган эшләрне җибәрергә мөмкинчелек тудырганы өчен редколлегиягә рәхмәтемне белдерәм мин.Ник дисәгез, бүген укытучылар өчен бәйгеләрнең ниндие генә юк, дәрес эшкәртмәләре җибәреп утыру гына түгел инде «Авыл укытучысы»! Мин язмамны җибәргәндә басылыр дип уйлый да алмадым, шундый саллы «иләк» аша уза бит анда эшләр! Бүгенге авыл мәктәпләрен саклап калучылар да, яшәтүчеләр дә шулай ук укытучылар икәнен барыбыз да аңлый. Бу фидакарь хезмәтебездә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын!

  5. Бу хакта нигезләмәдән таба аласыз.

    2.2.6. “Авыл укытучысы” конкурсына барлык таләпләрне үтәп, эссе җибәргән автор Конкурста катнашканы өчен Оештыручыдан (редакциядән) Таныклык алуга дәгъва итә ала. Таныклык “Мәгариф” журналы редакциясенең мөһере һәм баш мөхәррирнең имзасы белән расланырга тиеш. Таныклыкны алу өчен Катнашучы редакциягә мөрәҗәгать итеп, Таныклыкны ясау һәм почта чыгымнарын үз өстенә алуын хәбәр итәргә тиеш.

  6. Гафу итегез, сертификатның түләүле икәнлеге кайда язылган иде соң? Аңлавымча, конкурста катнашу өчен журналга язылу турындагы квитанция генә кирәк иде…

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.