Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» конкурсы номинантларына тавыш бирү этабы башланды (ИСЕМЛЕК)

“Мәгариф” журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесенең беренче этабына 500ләп эш килде, алар арасыннан редакция тарафыннан 10 номинант сайлап алынды. Хәзер инде конкурсның II этабы старт алды. 31 авг...

“Мәгариф” журналы оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесенең беренче этабына 500ләп эш килде, алар арасыннан редакция тарафыннан 10 номинант сайлап алынды. Хәзер инде конкурсның II этабы старт алды. 31 августка кадәр һәр кеше түбәндә күрсәтелгән номинантларның берсе өчен www.magarif-uku.ru сайтында тавыш бирә ала.


“Авыл укытучысы” бәйгесенең I турында катнашучылар объектив фикер йөртү һәм язу осталыгын, иҗадилыгын күрсәтте, авыл мәгарифенең киләчәгенә бәйле карашлары һәм тәкъдимнәре белән таныштырды. Авторның үз хезмәтенә генә түгел, ә авыл мәктәпләренә, бүгенге укытучының статусына, уку-укытуга бәйле вәзгыятькә бәя биргән эшләр безгә аеруча ошады. Сез авыл мәктәбенең һәм авыл халкының иртәгәсе турында уйландыгыз, тагын бер кат борчылдыгыз. Шулай итеп, конкурсның бер максатына ирештек, дигән сүз. «Авыл укытучысы» бәйгесе чын мәгънәсендә җәмәгатьчелек фикерен яңгыратты, җәмгыятебезнең иң актив катлам вәкилләре (зур көч бу!) үз проблемалары белән уртаклашты.


Без барлык катнашучыларга да бик рәхмәтлебез, чөнки бәйгебезне игълан иткәч, “Мәгариф” журналы редакциясенә 500 ләп (!) эш кабул иттек. Алар белән танышу өчен сайтыбызга әле июнь аенда гына да 2,5 меңләп кеше керде, үз фикерләрен калдырды. Имтиханнар вакытында, укытучы халкы өчен аеруча киеренке бу чорда, конкурска язмаларын җибәрүчеләр мактауга лаек. Арада Нижгар, Пенза, Оренбург өлкәләреннән килгән эшләр дә бар, димәк, «Авыл укытучысы»н Россия күләмендә үткәрелә торган конкурс дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Татарстан Республикасы буенча аеруча активлык күрсәткән мәктәпләрне дә билгеләп үтәсебез килә: Әлмәт районы Яңа Нәдер һәм Колшәрип урта мәктәпләре, Апас районы Чирмешән урта мәктәбе, Зәй районы Югары Пәнәче төп мәктәбе. Иң актив районнар: Әлмәт, Актаныш, Зәй һәм Апас. Афәрин!


Шулай итеп, конкурсның нигезләмәсендә күрсәтелгән критерийлардан чыгып, безнең карашка иң кызыклы, оригиналь тоелган эшләрне сайладык. Хәзер инде аларның авторлары икенче турда – интернетта тавыш бирү этабында катнашачак. Аларның иҗади эшләре белән “Мәгариф” журналының июль санында (55-64 нче битләр) һәм рәсми сайтта да таныша аласыз (түбәндә сылтамалар бирелә). Күңелегезгә аеруча хуш килгән эссе авторы өчен 31 августка кадәр www.magarif-uku.ru сайтында тавыш бирегез. Тавыш бирү өчен vk.com челтәрендә теркәлү сорала, бу бер кеше бер генә тапкыр тавыш бирсен өчен кирәк. Иң күп тавыш җыйган 5 номинант сентябрьдә өченче турга – мастер-класслар бәйгесенә чакырылачак. Конкурсантларның «язмышы» хәзер инде сезнең кулда.


“Мәгариф” журналы редакциясе.


Номинантлар исемлеге


Бәшәрова Рәмзия.jpg кечк1. Рәмзия БӘШӘРОВА,


Кукмара районы Ядегәр авылындагы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.


"Авыл укытучысы булуым белән горурланам!"


 

Гафиятуллина Фидания.jpg кечк2. Фидания ГАФИЯТУЛЛИНА,


Алексеевск районы Кыр Шунталы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.


"Җирдәге миссиям"


 

Җамалиева Илсояр.jpg кечк3. Илсөяр ҖАМАЛИЕВА,


Алексеевск районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


"Кирәкле булу рәхәт!"


 

Зарипова Фәридә.JPG кечк4. Фәридә ЗАРИПОВА,


Югары Ослан районы Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


"Җир кешесен тәрбияләргә".


 

Ихсанова Эльвира Тагировна.jpgкечк5. Эльвира ИХСАНОВА,


Азнакай районы Урманай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


"Алтын балыклар".


 

Равиль Садриев эйбэте.jpg кеч6. Равил САДРИЕВ,


Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.


"Укытучы башы тулы уйлар, аның үзен генә кем соң уйлар?"


 

Хайруллина Голнар.jpg кеч7. Гөлнар ХӘЙРУЛЛИНА,


Балтач районы Балтач урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

"Бер генә гөл җылынса да сулышымнан, буш үтте дип зарланмамын тормышымнан".



хузина.jpg кеч8. Гөлназ ХУҖИНА,


Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


"Бәхетем – татар мөгаллиме булуда".


 

шакиртянова лилия.jpg кечк9. Лилия ШАКИРТЯНОВА,


учитель русского языка и литературы средней школа №3 п.г.т. Актюбинский Азнакаевского района.


"Из размышлений сельского педагога".


 

шайдуллина гульназ.jpg кеч10. Гөлназ  ШӘЙДУЛЛИНА,


Апас районы Морзалар урта мәктәбенең химия укытучысы.


"Хезмәтем — яшәү дәрте, шатлыгым чыганагы".


 

P.S. Конкурс эшләре турында фикер алышуга безнең форумга чакырабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшләр тиешле вакытта килде. Әмма соңгы көннәрдә 100ләп эш килү сәбәпле, аларны 25нә кадәр тикшереп һәм урнаштырып бетерү һич тә мөмкин хәл булмады. 25 июньдә дә эшләр кабул ителде.Аннан соң килгән эшләр кабул ителмәде. Шуңа күрә эссены сайтта элү вакыты белән эшнең килү вакыты бер түгел. Автор: admin

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ