Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы»ның беренче этабы тәмам, конкурс дәвам итә!

Хөрмәтле мөгаллим һәм тәрбиячеләребез, «Мәгариф» журналын укучылар, «Авыл укытучысы–2017» конкурсының I этабына иҗат эшләре кабул итү тәмамланды. Дөресен генә әйткәндә, конкурсның башы сүлпәнрәк башла...

Хөрмәтле мөгаллим һәм тәрбиячеләребез, «Мәгариф» журналын укучылар, «Авыл укытучысы–2017» конкурсының I этабына иҗат эшләре кабул итү тәмамланды. Дөресен генә әйткәндә, конкурсның башы сүлпәнрәк башланса да, ахырга таба «эсселәнде», катнашучылар саны йөздән артып китте. Иҗат эшләре арасында безнең республика мәктәпләреннән генә түгел, чит төбәкләрдән килгәннәре дә бар.



Безне, конкурсны оештыручыларны, нәрсә шатландырды: иҗат эшләрендә күтәрелгән темаларның бүгенге мәгариф сәясәте югарылыгыннан, заманча күзлектән чыгып яктыртылуы; төп тема булып, авыл укытучысы образы, авыл мәктәбенең бүгенге чынбарлыгы күтәрелүе; проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына конкурста катнашучыларның үз карашы, үз фикере булу.


Безне нәрсә көендерде: конкурста катнашучыларның 4 % гына ир-ат укытучылар булу; 1-2 генә ел педагогик стажы булган яшь белгечләрнең һәм тәрбиячеләрнең аз катнашуы; 20 % ка якын иҗат эшләренең антиплагиат программасын уза алмавы, ягъни оригиналь булмавы. Кызганыч, бу 20 % эченә иҗади эшләре башка сайтларда яки үзләренең шәхси сайтларында басылган авторлар да эләкте.



Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар www.magarif—uku.ru сайтында «Авыл укытучысы–2017» бәйгесенә килгән эшләр бүлегендә инде урын ала башладылар. Иҗат эшләре июль ахырына кадәр басылачак. Язма www.magarifuku.ru сайтында басылып чыгу белән, аның авторы конкурста катнашучы статусын ала һәм әлеге бәйге нигезләмәсенең 2.2.10 пунктында күрсәтелгән тәртиптә сертификат алу хокукына ия була.


Авыл укытучысы 2017


Конкурс нигезләмәсендә бәян ителгән таләпләргә туры китереп җибәрелгән язмалар ара­сыннан мәртәбәле жюри конкурсның II этабына 30 (утыз) эшне сайлап алачак. Киләсе этапка үтүчеләр турында мәгълүмат «Мәгариф» журналының август (№ 8, 2017 ел) санында дөнья күрәчәк.


«Мәгариф» журналы редакциясе конкурста катнашучының һәркайсына рәхмәтен җиткерә һәм уңышлар теләп кала.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ