Логотип Магариф уку
Цитата:

Аз комплектлы мәктәп: һәр яктан караш

Илдар Мөхәммәтов,ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарыАкча гына хәл итмиФевраль аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Куркынычсызлык советы утырышы гомуми белем бирү системасы...

Илдар Мөхәммәтов,
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары

Акча гына хәл итми


Февраль аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Куркынычсызлык советы утырышы гомуми белем бирү системасын камилләштерүгә ба­гышланган иде. Проблема шунда: хәзерге мәгариф сис­темасына бюджеттан акча бик күп бүлеп бирелә, әмма белем бирү нәтиҗәләре без­не бик үк канәгатьләндерми. Дөрес, Та­тарстанның мәгариф өлкәсендәге уңыш­лары илнең башка төбәкләренә үр­нәк булырлык: республикада БДИ күр­сәт­кечләре Россия күләмендәге урта­ча күрсәткечләрдән югарырак; илкүләм олимпиада нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышабыз; балалар бакчалары төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау һәм башка өлкәләрдәге казанышларыбызны да беркем инкарь итә алмый. Шул ук вакытта ирешелгәннәр белән генә чикләнергә тиеш түгел без.
Хәзерге вакытта республикада «Та­тар­стан–2030» дип аталган социаль-­икътисади үсеш стратегиясе эшләнә. Аны тормышка ашыруның төп шартларыннан берсе – татарстанлыларга сыйфатлы белем биреп, республиканың «кеше капиталы»н үстерү.


Кечкенә мәктәп – зур проблемалар


Без нәтиҗәле эшли торган белем бирү оешмалары челтәрен төзергә телибез. Республикада аз комплектлы мәктәпләр барлык белем бирү оешмаларының 60 процентын тәшкил иткән районнар бар. Һәр шундый мәктәптә, уртача алганда, 38 бала укый. Сүз башлангыч мәктәпләр турында түгел, бәлки төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хакында бара. Балалар бер-берсе белән ярышып укымаганда, кечкенә мәктәпкә яшь белгечләр җәлеп итеп, көчле кадрларны саклап калу мөмкин булмаган очракта, анда сыйфатлы белем биреләчәге икеле. Ә бит, чыннан да, бу мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән 5 баллга түбәнрәк. Шуңа күрә Татарстан Президенты тарафыннан республикада көчле база мәктәпләре төзү, аларга аз комплектлы мәктәпләрне беркетү юлы белән белем бирү сыйфатын яхшырту мәсьәләсе күтәрелде. Безнең максат – балаларның кайда яшәвенә карамастан, аларга яхшы белем алу өчен тигез шартлар тудыру. Коры статистика саннарына караганда, аз комплектлы мәктәптә укучы көчле мәктәптәге иптәшеннән калыша. Ләкин бит барлык балалар да сыйфатлы белемгә хокуклы. Димәк, без моның өчен бөтен көчебезне куярга бурычлы.


Башлангыч мәктәпләр калачак


Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр тарафыннан «Юл карталары» эшләнә. Мәктәпләрнең хәлен үзгәртү турындагы карар, барлык якларның ихтыяҗларын исәпкә алып, уртак фикергә килеп кабул ителәчәк. Шушы урында игътибарны мөһим мәсьәләгә – һәркайда башлангыч мәктәпләрнең сакланып калуына юнәлтәсем килә. Президентның бу мәсьәләдә фикере катгый. Сүз акчаны янга калдыру турында бармый, андый максат куелмый да. Әгәр дә аз комплект­лы мәктәптә бик югары дәрәҗәдә сыйфатлы белем бирелә икән, аны беркем дә япмаячак. Әгәр дә инде уку-укыту аксый икән, мондый мәктәпне тәмамлаган укучыга киләчәктә вузга керергә дә авыр булачак, идеяләрен, проектларын да тормышка ашыру, республиканы, аның икътисадын үстерү мөмкинлеге дә чикле.


Ата-аналар да килешә


Ата-ананың балаларын иртәрәк йокыдан уятып, чит авылга укырга җибәрү турында борчылуы аңлашыла. Шул ук вакытта ул йөрәк парәсенең, өйгә якында гына урнашкан мәктәптә укып, БДИдан түбәнрәк баллар алачагын һәм башка яшьтәшләреннән калышачагын да аңларга, баласының киләчәген күзалларга тиеш. Ә укучыга асфальт юлдан төзек автобус­та 20 минут эчендә яхшы инфраструктурасы, лабораторияләре, яхшы педагогик коллективы булган уку йортына барып җитү өчен шартлар тудырылган икән, ата-ананың борчылуына җирлек калмый. Балаларны иртәнге сәгать биштә уятып, аларны ике сәгать буе чокырлы-чакырлы юлдан мәктәпкә илтү турында сүз булырга тиеш түгел. Әгәр авыл база мәктәбеннән бик еракта урнашкан, юлы да юк икән, балаларны беркем дә 10 километр юлны җәяү узарга мәҗбүр итмәячәк. Укучыларның күпме вакыт юлда булуына да, юл сыйфатына да катгый таләпләр куелган.


Әлбәттә, мәктәпләрнең хәлен үзгәртү турында карар кабул итүнең җиңел булмавы аңлашыла. Әмма ул яхшы нәтиҗә бирәчәк һәм бала язмышына уңай тәэсир итәчәк.


<...>


Әлеге материалның дәвамын, районнарда хәлләрнең ничек торуын биредә укырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ