Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакайда фронтовик шагыйрь, мөгаллим Әнәс Кари мирасы турында фикерләштеләр (ФОТО)

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәп базасында Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Безнең мирас” журналы белән берлектә “...

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәп базасында Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, “Безнең мирас” журналы белән берлектә “Балалар шагыйре, фронтовик, мөгаллим Әнәс Кари – мирасы һәм хәзерге заман” темасына төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздырды.


Чарада Бөгелмә, Баулы, Азнакай районы татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, мәктәп китапханәчеләре, балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре – барлыгы 150 кеше катнашты.


Конференциянең пленар өлешендә Әнәс Кариның кызы Ләйсән Кариева Әнәс Кари иҗатының фәлсәфи әһәмиятенә тукталды.


Лейсан КАриева


Азнакай муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Илгизә Ильясова “Азнакай төбәгендә милли мәгариф һәм татар вакытлы матбугаты белән хезмәттәшлек”, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон “Безнең мирас” журналында татар әдәбияты һәм педагогикасы ядкәрләре”, “Безнең мирас” журналы бүлек мөдире Ленар Гобәйдуллин “www.beznenmiras.ru сайты: виртуаль мирас һәм яңа мөмкинлекләр”, Азнакай муниципаль районы Уразай төп белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Хәмит Хәйретдинов “Туганым-горурлыгым” дигән темага чыгыш ясады.


әнәс кари обший


“Әнәс Кари иҗаты һәм балалар әдәбияты”, “Әнәс Кари – фронтовик” дип исемләнгән секция утырышларында шагыйрь иҗатын һәм балалар әдәбиятын мәктәптә укыту тәҗрибәсе, шагыйрьнең тормыш юлы турында истәлекләр, иҗатында тел-стиль үзенчәлекләре турында фикерләштеләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төбәгебездәге Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарыннан сугышка кадәр, аннан соңгы чор турында язып алынган видеолар һәм истәлекләр белән бүлештеләр. Аларга шулай ук “Балалар шагыйре Әнәс Кари тормышы” дигән викторина тәкъдим ителде.


Конференциядә катнашучыларга - сертификатлар, җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ