Логотип Магариф уку
Цитата:

Балагызның кол булуын теләмәсәгез...

     - Бүген дөньяда барлыгы 6 мең тел бар. Тагын 100 елдан шуның 10 проценты гына, ягъни 600 тел генә исән калачак. Халыкара тел тегермәнендә исән калу өчен безгә шәһәрләрдәге  милли тәрбиягә нык игъ...

     - Бүген дөньяда барлыгы 6 мең тел бар. Тагын 100 елдан шуның 10 проценты гына, ягъни 600 тел генә исән калачак. Халыкара тел тегермәнендә исән калу өчен безгә шәһәрләрдәге  милли тәрбиягә нык игътибар итәргә кирәк,- дип сөйләп китте «Казан» Милли мәдәният үзәгендә узган фикер алышуда архитектура- төзелеш университеты галиме Наил Туктамышев.- Безнең калаларыбыздагы халыкта шәһәр культурасы юк. Әйтик, нигә без балаларыбызга нәсел тамырларыбыз турында сөйләмибез? Ял көннәрендә вакыт табып була бит. Гаилә альбомнарын  шкафларда тузан җыеп ятарга  төзедек мени? Үзебезне шундый тәртипкә өйрәтик әле, җәмәгать. Шәһәр буйлап йөргәндә архитектур биналарның тарихын сөйләргә кулыбыздан килә бит. Баланы һич югы елга бер мәртәбә Казан Кремленә  алып барсаң, ул аны гомере буена онытмаячак. Татар белемле, һөнәрле булырга тиеш дигән уйны аның күңеленә беркетергә кирәк.  Хәзерге буын вәкиле ким дигәндә 3 тел белергә һәм әйбәт белергә тиеш. Аларның берсе, һичшиксез, туган тел. Татар теле барлык төрки телләрне аңларга ачкыч булып тора. Безнең халыкта юкка гына: “Татарга толмач кирәкми,”- дип әйтмиләр. Ул 14 дөньяви телнең берсе булып санала. Хәзер үз телебездә  бикләнеп яту да килешми. Урыс телен өйрәнми калалмыйбыз, ул безнең уртак ватаныбызда аралашу чарасы. Ә нигә тагын кимендә  бер (ике,өч) телне үзләштермәскә соң? Ул бит фәкать үзебезнең шәхси тырышлыгыбызга бәйле. Тырышыйк, татар бит без! Бездән башкалар үрнәк алып яшәсен.


Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән халкын бөтен Европа белә. Алар чит илләргә барып ат казалагы, һ.б. белән сәүдә итә, эшләгән илнең телен белә. Мондый кешегә электән үк эшкуар дип юкка гына әйтмәгәннәр. Глобальләшү чорында, балагызның  байларга кол булып яшәвен теләмәсәгез,  чит телләр өйрәнү -  котылгысыз. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) янына 70 тәге бер карт килгән дә: “Укымый калдым, мәдрәсәгә укырга керсәм, оят булмасмы?”- дип сораган. “Булмас, дигән аңа пәйгамбәребез.-Укымый яшәгәнсең бит әле.” Болай дип ул яшькә түгел, укуның мөһимлегенә ишарә ясаган. Балаларны кечкенәдән татарча җырларга, биергә, аш-су әзерләргә өйрәтү дә милли тәрбиягә керә. Менә шушы тәрбияне узган бала ата-анасына, милләтенә карата, һичшиксез, шәфкать, игелек иясе булып  өлгерер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ