Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балалар китапны аңлап укый белми», – Пермь крае татар теле укытучысы

Бүгенге мәктәп укучылары китаптан мәгълүмат туплый (смысловое чтение) белми. Әлеге проблема турында «Мәгариф» журналына Пермь крае Барда районы укытучысы Динә Зәитова сөйләде. Балалар белән дәреслек у...

Бүгенге мәктәп укучылары китаптан мәгълүмат туплый (смысловое чтение) белми. Әлеге проблема турында «Мәгариф» журналына Пермь крае Барда районы укытучысы Динә Зәитова сөйләде. Балалар белән дәреслек уртасында әле һаман да укытучы торырга мәҗбүр. Укытучы ярдәменнән башка укучы китапны белем чыганагы буларак куллана белми, ди  ул.  Бу проблеманы хәл итәрлек методика белән Динә Зәитова бүген Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә чыгыш ясады.  


Бүгенге көндә Пермь крае Барда районы Каенавыл урта мәктәбендә атнага өч тапкыр татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. Балалар татарча сөйләшеп үсәләр. Әмма туган телдә белем бирү кыенлаша. Бу татар теле генә юлыккан проблема түгел. Нигездә югары технологияләр, медиатизация гасырында тәрбия алучы хәзерге буынның башкача фикерләве, мәгълүмат туплавы ята. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Зәитова бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән дәрес программасын мультипликация ярдемендә җиткерү методикасы белән уртаклашты.



ФГОС таләпләренә караганда, мәктәп укучылары мәгълүмат чыганакларын мөстәкыль рәвештә куллана белергә тиеш. Әмма балалар укытучының аңлатып бирүенә күнеккән, китап белән икәүдән икәү генә кала алмыйлар. Әлеге мастер-класслар бәйгесе — тәҗрибә уртаклашу урыны. Сүз башка төбәкләрдә татар телен саклап калу темасын күтәреп чыгу турында да бара. Үзем дә чыгыш ясадым, хезмәттәшләрнең мастер-классларын да игътибар белән тыңладым. Биредә яңгыраган фикерләрне язып алдым, – дип уртаклашты  Пермь крае Барда районы Каенавыл урта мәктәбе укытучысы.



bed-1853907_640


Источник фотографии: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ