Логотип Магариф уку
Цитата:

"Зирәк бала-8" һәм "Зирәк остаз-1" онлайн бәйгеләрендә махсус приз яулаучылар билгеле булды

Балалар өчен "Зирәк бала-8" һәм укытучылар өчен "Зирәк остаз-1" онлайн бәйгеләре тәмамланды. Без бүген төп җиңүчеләрне - “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе тарафыннан сайланган мах...

Балалар өчен "Зирәк бала-8" һәм укытучылар өчен "Зирәк остаз-1" онлайн бәйгеләре тәмамланды. Без бүген төп җиңүчеләрне - “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе тарафыннан сайланган махсус приз ияләрен игълан итәбез.


Шулай итеп, “Зирәк бала-8” бәйгесендә җиңүче дип табылган, Әлмәт шәһәрендәге 17 нче урта мәктәпнең VII сыйныф укучысы Кәшипов Нияз (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәшипова Наилә Җәдит кызы) портфолио альбомы белән бүләкләнә. Кәшипов Нияз “Моя семья” - “Минем гаиләм” темасына конкурс эше” номинациясендә “Минем кечкенә һәм серле дәүләтем” эше белән катнашты.


портфолио+флешка“Зирәк остаз-1” бәйгесендә иң яхшы эш авторы дип Асылгәрәева Гөлнара Варис кызы табылды. Аңа 4 Гб лы флеш-карта бүләк ителә. Г.Асылгәрәева “Моя семья” - “Минем гаиләм” темасына конкурс эше” номинациясендә “Туган ягым тарихында гаиләм тарихы” дигән хезмәте белән җиңү яулады. Гөлнара Варис кызы Бөгелмә шәһәрендәге аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 3 нче урта мәктәптә белем бирә.


"Зирәк бала"да катнашу: http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-bala/
"Зирәк остаз"да катнашу: http://magarif-uku.ru/konkurs/zirek-ostaz/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ