Балаларны “челтәр”дән ничек аерырга?

Балаларга бала туу белән озак та үтми әти-әниләребез үзләренең фәлән меңнәргә алган кәрәзле телефоннарын тоттыра. Бала әти-әнигә комачау гына итмәсен һәм еламасын. Әмма алдагы көндә балалары өчен нинди куркыныч янавы турында алар аңламыйлар да?! Ә балалар, бакчага килгәндә үк компьютерны белә, телефонның әти-әниләр керә алмый һәм эшли алмый торган функцияләрен дә ничек үтәүне үзләштерә, интернетның сайтларына кереп, үзенә кирәкле мультфильм яисә клип карый ала. Балалар бакчасына килгән әти-әниләр балаларының яңа технологияләр үзләштерә алулары белән горурлана, сөенә. Безнең бала – шундый оста яисә үсеше шундый киң, ул компьютер технологияләрен үзләштерде, дигән мактанулы сүзләр ишетергә була. Ә балагыз кашык тотып ашый, бәдрәфкә үзе йөриме, күлмәк төймәләрен үзе эләктерә беләме дигән сораулардан читләшәләр. Әйе, әти-әниләрнең хаталары зур һәм алар нидән гыйбарәт соң?

384405_size2

Интернет – кеше акылы уйлап тапкан гаҗәеп күренеш. Ул безнең тормышыбызны яулап алды. Әмма балаларыбызны үзенә йота барган интернет челтәренең тискәре яклары да күп. Моңа торган саен ныграк инана барабыз.

Бүген Интернетта наркотик, тарта торган катнашмалар кебек зарарлы матдәләр тәкъдим итүче, бозыклык, әшәкелек таратучы сайтлар арта. Күпләр виртуаль дөнья белән мавыгып китеп, чама дигән нәрсәне оныта. Акрынлап бала “пәрәвез”сез яши алмый башлый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе компьютерга бәйлелекне авыр чирләр рәтенә кертә.

Интернетка бәйле куркынычлар исемлеген тагын дәвам итәргә булыр иде. Ләкин югарыда телгә алынганнары гына да проблеманың никадәр четерекле булуына ачык дәлил. Һәм алар, иң беренче чиратта, акны-караны

аерырга әле өйрәнмәгән, дөньяны алсу күзлектә күрүче, һәрнәрсәгә ышанучы балалар өчен аеруча куркыныч. Балаларны Интернет зыяныннан ничек сакларга соң? Компьютерны чыгарып ташлау – мәгънәсезлек. Димәк, башка юлларны эзләргә кирәк. Көнбатыш илләрдә әлеге мәсьәләне хәл итүгә күптән игътибар юнәлтелгән. Чөнки глобаль челтәр аларга алдан килде. Мәсъәлән, АКШта 2001 елдагы фаразламалар буенча 5 яшьлек балаларның – 25 проценты, ә 15-17 яшьлекләрнең 75 проценты Интернет кулланган. Бүгенге көн белән чагыштырсак, Россиядә туганнан алып 14 яшькә кадәрге 8-10 миллион бала интернет һәм кәрәзле телефоннарның кулланылышын су кебек эчә. Бу йөрәкне тетрәндерүче саннар көннән-көн үсә генә бара.

Чынлап та, “пәрәвез”нең мөмкинлекләре арткан саен Интернетның куркынычы да күбәя. Бу яңа төр технологияләр, бер яктан уңай нәтиҗә бирсә, икенче яктан, балалар психикасы өчен зарарлы булуы белән киң аерылып тора.

Бүгенге көнгә күз салсак, һәркемнең диярлек компьютеры бар. Интернеттан башка яшәүне күз алдына да китермибез. Балалар компьютер каршында сәгатьләр, көннәр буе утыра. Алар анда нишли, нәрсә белән мавыгалар – кайбер әти-әниләрне әлеге сораулар гомумән дә кызыксындырмый. “Иҗтимагый фикер фонды” мәгълүматларына караганда, өлкәннәрнең нибары 20 проценты социаль челтәрдәге сәхифәсен даими кү-зәтеп бара. Ә инде 5- 6 яшьтәге һәм зуррак балаларның 90 проценты ин-тернетның ни икәнен белә, хәтта балалар бакчасындагы сабыйлар “дөнья пәрәвезе”нә мөстәкыйль рәвештә керә. Мәктәп яшендәге балаларның 76 проценты компьютер каршында үткәргән санның сәгатьләргә тиңлеген белештерми дә. Ә 12 яшьлекләрнең һәр өченчесе тәүлекнең өчтән бер өле-шендә интернетта “яши”. Сораштыруда катнашучылар әйтүенчә, алар шул исәптән начар эчтәлектәге сайтларга да еш керә. “Балаларның 40 проценты порнографик сайтлар карый, 21-22 проценты көчләү күренешләрен күзәтә, ә 20 проценты комарлы уеннар белән мавыга”, – ди белгечләр. Кыскасы, әти-әниләрнең һәм педагогларның чәчләре үрә торырлык хәлләр күзәтелә. Шулай

булуга карамастан, кайбер әти-әниләрнең бу сүзләргә һәм саннарга колак салмаганнары да еш күзәтелә. Алар фикеренчә, аларның балалары белән мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, болар бары тик уйдырмалар гына, ул бик яхшы укучы, тәртибе дә яхшы. Шундый фикерләр нәтиҗәсендә, әти-әниләр балаларын югалтканнарын сизмиләр һәм ышанмыйлар.

Чынлыкта исә педагоглар тарафыннан да күп кенә хата очраклары күзәтелергә мөмкин. Әйтик, күп кенә очракта педагоглар тарафыннан балалар аша гаризалар җыю. Анда , әлбәттә, сайт юлламасы күрсәтелә, ә балалар моның белән әлбәттә кызыксына һәм кереп карый. Әлбәттә, кайбер әти –әниләр таныш яисә интернет чыганакларын үзләштермәүче әти-әниләр, яле балам, нинди чыганак белән бергәләп кереп карыйк әле диләр, кызыксыналар. Димәк, безнең информация бу чыганак турында икеләтә арта. Ә бу, әлбәттә, информацияне тарату өчен ин кулай һәм отышлы вариант. Димәк, без үзебез аларга булышабыз, һәм бу чыганакка керүчеләрне арттырабыз. Димәк, безгә тагын да җитди юллар эзләп, әти –әниләр, педагоглар, балалар бакчалары һәм мәктәп белән эзлекле рәвештә эш алып барырга кирәк.

Шулай ук социаль челтәрләрнең берсендә үз-үзенә кул салуга этәрүче сигез төркемнең ябылуы турында билгеле булды. Ел башыннан бирле “Рос-потребнадзор”га эшчәнлеге шикле булып тоелган 11 сәхифә турында хәбәр иткәннәр. Приморье краенда булган фаҗигадән соң мондый куркыныч бер-ләшмәләр саны бермә-бер артты, дип язды белгечләр.

Берәүләр бөтен социаль челтәрләргә эләгергә тәкъдим итсә, икенчеләр исә ашыкмаска киңәш итә. “Мондый төркемнәргә нигездә үзенә шөгыль таба алмаган, тирә-юньдәгеләр тарафыннан игътибар һәм аңлашу җитмәгән балалар эләгә, – ди психологыбыз Мәдинә Равил кызы. Биредә алар үзләре өмет иткән “ярдәм”не эзләп табалар кебек тоела. Үз-үзенә кул салырга этә-рүче төркемнәрдә малай-кызларның хис-тойгылары белән оста рәвештә идарә итә. Ничек юатырга икәнен дә яхшы беләләр. Шуңа күрә әти-әниләр баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне гел күзәтеп торырга, кирәк оч-

ракта ярдәмгә килергә әзер булырга тиеш. Югыйсә сабыйлар куркыныч төр-кемнәргә кереп китәргә дә мөмкин”.

Әйләнә-тирәгә күз салсаң, үз-үзенә кул салырга теләүчеләрнең күбесе нәкъ үсмерләргә туры килә. Хәер, моны дөрес аңларга кирәк, малай-кызлар авыр хис-кичерешләргә каршы әнә шулай “көрәшә”. “Якты дөньядан китәргә теләүче үсмерләр үлемне ниндидер төшкә охшаган, абстракт күренеш буларак кабул итә, – ди психологлар. Ә менә үз-үзенә кул салырга те-ләүчеләрнең күбесе нинди адымга барырга җыенуы турында тәгаен белә, калганнары исә якыннары һәм туганнарының үзенә игътибар иткәнен генә көтә”.

Без, педагоглар, бу күренешләрне күптән күзәтеп киләбез, әмма ничек ярдәм итәргә кирәк икәнлекнең төбенә төшенеп җитми идек. Күптән түгел генә шәһәребезнең 181 нче мәктәп кысаларында булып узган шәһәрара семинар безнең өчен зур этәргеч һәм күп тәҗрибә бирде. Бу семинарның төп асылында балаларны шушы куркыныч пәрәвез челтәреннән саклау һәм коткару юлларын күрсәтү һәм табу, ялгышларны төзәтү юлларын күрсәтүче БУЗ ВО “ ВО ПНД №1 мөдире һәм балалар психиатры Юрий Валентинович үзенең эш күрсәткечләре һәм үткәрелгән тәҗрибәләреннән чыгып киңәшләр бирде һәм дөрес юл күрсәтте. Шушы тәҗрибәләрдән чыгып, Совет районы балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре бергәләп киңәшеп, балаларыбызны шушы юлдан чыгару һәм саклау юлларын табу максатын куеп, бергәләп эш башларга уйладык. Эшебезне берничә юнәлештә алып баруны күз алдында тоттык:

План төзегәндә шушы юнәлешләрне күздә тоттык:

— Әти-әниләр белән эш.

— Тәрбиячеләр белән эш.

— Балалар белән эш.

— Мәктәп белән үзара эш.

Без бу эшебезне балалар бакчасыннан һәм мәктәп белән үзара эшчәнлектә алып барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.

Мондый куркыныч тулы булмаган гаиләләргә яки әти-әнисе эчкече булганнарга гына кагыла, дип фикер йөртүчеләр бик нык ялгыша. Мәктәптә алган “икеле”, баланың үз-үзенә бикләнүе, укырга барудан баш тартуы – болар барысы да әти-әниләр өчен сигнал булып тора. Балаларның холкындагы үзгәрешләрне вакытында күреп ала белеп, вакытында ярдәмгә килә белергә кирәк. Әти –әниләрнең балалары белән күпме вакыт бергә үткәрүе түгел, ә аны ничек уздыруы күпкә әһәмиятлерәк”. Ләкин бу күренешләр хәзерге күзлектән караганда, мәктәптә генә түгел, балалар бакчасыннан ук югалып бара. Әйтик, әти –әни баласын бакчага алырга килгәнне генә күзәтик. Мәсәлән, әти –әни бакчага килгәндә кәрәзле телефоннан сөйләшеп килә, бала, әлбәттә, шатланып әнисе яисә әтисе каршына чыга, балага булган караш нинди дисезме? Бала чыкты, киенде, сорашу юк, чөнки кулда кәрәзле телефон, шулай бакчадан чыгып киткәнче.

Хөрмәтле –әти –әниләр! Кайда монда балага карата җылы мөнәсәбәтләр? Бәлки баланың әйтәсе сүзләре, фикерләре, бүген дәрестә яулаган үрләре белән уртаклашасы килгәндер?! Әйе бу балалар бакчасыннан килгән иң беренче ялгышлык. Шуңа әти –әниләргә киңәш:

— Аларны иң беренче чиратта тәрбияләүчеләр сез, балаларыгызны каршы алганда кәрәзле телефоннарыгызны куеп торыгыз.

— Нинди генә авыр яисә проблемагыз булса да балагызны ягымлы һәм шатлыклы йөз белән каршы алыгыз.

— Аның бүген үткән көне, эшләгән эш нәтиҗәләре белән кызыксыныгыз.

— Әз генә яңа үрләргә ирешсә дә, таулар күчергәндәй итеп кабул итегез.

— Ялгышлыклары булса тыныч кына хәл итү, киңәш бирү юлларын эзләгез.

— Өйгә кайткан вакытта әйләнә-тирәгә игтибар итәргә тырышыгыз (матурлыкка сокланырга, табигать күренешләрен күзәтергә, әхлаклелек тәрбиясенә игътибар итәргә һ.б.)

Кыскасы, балага кече яшьтән үк Интернет һәм аңарда очрарга мөмкин булган куркыныч хакында аңлатырга, сөйләргә кирәк. Интернет кагыйдәләрен дә, бәлки, кызыклы формада балага җиткерү отышлы булыр. Моның өчен, билгеле, тәрбиячеләрнең генә түгел, ата-аналарның да азмы-күпме мәгълүматлы булуы зарур.

Әти-әниләребез дә безне аңлап, безгә ярдәм кулы сузсалар, балаларыбызның язмышлары һәм безнең киләчәк тормышыбыз күпкә матуррак һәм төплерәк булыр иде.

Рузилә Абдуллина, 

Казандагы 162 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.