Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны оешкан төстә театрларга, концертларга, күргәзмәләргә алып баруны тыю хакында хат булмады - министр Э.Фәттахов

Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны театрларга, музейларга алып барыр өчен акча җыюны тыя дигән язмалар урын алды.Билгеле булганча, Татарста...

Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны театрларга, музейларга алып барыр өчен акча җыюны тыя дигән язмалар урын алды.


Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елның 7 октябреннән муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыюны тыю хакында тәкъдим белән ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган хатны җибәргән иде. Министр сүзләренчә, республика бюджетыннан мәгариф системасына тиешле дәрәҗәдә акча бүлеп бирелә. Республикабыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында бөтенләй акча җыелмаган районнар да бар. Шулай да биредә уку-укыту процессын алып бару өчен тиешле шартлар булдырылган. "Ата-аналардан җыйган күпмедер акча белән генә мәктәп проблемасын хәл итеп бетерә алмаячакбыз", - дип ассызыклый Энгель Фәттахов.


“Без ата-аналардан акча җыюга катгый рәвештә каршы. Һәм бу юнәлештә эшне тиешле органнар белән берлектә системалы рәвештә алып барачакбыз”, - ди ул. Мәктәпләрдә уку әсбаплары өчен акча җыю мәсьәләсе бүгенге көндә хәл ителгән: укучыларны әсбаплар белән тәэмин итү тәртипкә салынган. Моңа кадәр һәр уку елы башында министрлыкка ата-аналардан бу хакта күп мөрәҗәгатьләр килсә, агымдагы елда аларның саны күпкә кимегән. Бары Әлмәт муниципаль районыннан берничә мөрәҗәгать кабул ителеп, мәсьәләгә ачыклык кертелгән.


Шулай да кайбер районнардан башка максатлар белән ата-аналардан акча җыю хакында мөрәҗәгатьләр әле дә килә. Муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә тәкъдим хаты да әлеге проблеманы тамырдан юк итү максатыннан җибәрелгән. “Безнең тарафтан бер генә мәктәпкә дә, мәгариф идарәсенә дә балаларны оешкан төстә театрларга, концертларга, күргәзмәләргә алып баруны тыю хакында хат булмады. Бу күп районнарда мәгариф идарәләренең эшләп бетермәгән эше. Шуңа күрә моны вакытлыча күренеш дип әйтергә кирәк”, - диде бу нисбәттән Энгель Фәттахов. Якын көннәрдә Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре өчен тиешле регламент әзерләячәк.


ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу хакта “Татарстан - яңа гасыр” телеканалында чыга торган “Белем дөньясы” тапшыруын әзерләгәндә оештырылган әңгәмә вакытында белдерде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ