Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланы вакытында ярып алмаган өчен, Әлкидә табибны хөкем итәчәкләр

Әлки районы прокуратурасы акушер-гинекологка карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Ул РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксы...

Әлки районы прокуратурасы акушер-гинекологка карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Ул РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 12 ноябрендә 53 яшьлек акушер-гинеколог, йөкле ханымны караган вакытта “баланың ана карынында гипоксиясе” диагнозын куймый һәм кесарев кисеме белән бала таптыру турында карар кабул итми.


Шул ук кичне пациентка малай таба, әмма берничә сәгатьтән, реанимация чараларын уздыруга карамастан, көчле гипоксиядән бала үлә. Тикшерү табибның һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан дип фаразлый. Ханым үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Әлки районы судына җибәрелгән.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ