Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланың бердәм дәүләт имтиханын туган телендә бирергә хокукы бар

“Бала бердәм дәүләт имтиханын туган телендә бирергә хокукы бар дип саныйм”, - диде бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды пленар утырышында Федераль татар автономиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депут...

“Бала бердәм дәүләт имтиханын туган телендә бирергә хокукы бар дип саныйм”, - диде бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды пленар утырышында Федераль татар автономиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.


“Телне саклыйсыбыз килә икән, зарланып кына, гаеплене эзләп кенә утырудан файда юк. Конкрет чаралар, программалар булдырырыга, укыту программаларын карап, аларда телгә башта хөрмәт һәм өйрәнергә теләк булдырырга кирәк. Балаларна туган телне белергә кирәк дигән үгетләү белән генә булмый, теләк булдырырга кирәк. Берничә телне белгән өчен бәлки хезмәт хакын өстәмә түләргә кирәктер”, - дигән фикердә автономия җитәкчесе.


“Укучы бала Бердәм дәүләт имтиханын туган телендә бирергә хокукы бар дип саныйм. Моның буенча федераль закон булырга тиеш. Бу закон проекты бездә бар. Ул кабул ителгән очракта, 30 дан артык телгә кагылачак. Бәлки безнең регионнарның әзерлекләренә карап, моны аларга үзләренә хәл итәргә мөмкинлек бирергәдер, дигән фикерләр бар”.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ