Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач районы мәгариф системасы

Балтач районы мәгариф системасы: белем һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлек, бурычлар һәм үсеш мөмкинлекләреМәгариф системасы үзгәрешләр һәм яңарышлар юлында. Бу һич кенә дә очра­клы хәл түгел: мәгарифне моде...


Балтач районы мәгариф системасы: белем һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлек, бурычлар һәм үсеш мөмкинлекләре


Мәгариф системасы үзгәрешләр һәм яңарышлар юлында. Бу һич кенә дә очра­клы хәл түгел: мәгарифне модернизаци­яләү, ягъни заман таләпләренә җавап бирерлек итеп камилләштерү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Безнең алга да яңа максатлар килеп басты. Яхшы сыйфат­лы белем бирү өчен, мәгарифтәге үз­гәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк. Мәктәп – заманны иң дөрес һәм җитез чагылдыручы көзгеләрнең берсе ул.


Балтач районы мәгариф системасын 28 балалар бакчасы, 11 башлангыч мәктәп – филиал,12 башлангыч мәк­тәп – балалар бакчасы комплексы, 8 төп мәктәп, 1 гимназия, 12 урта мәк­тәп, 1 күппрофильле лицей тәшкил итә. Аларда 5827 бала белем һәм тәрбия ала, барысы 1032 педагогик хезмәт­кәр эшли (мәктәпләрдә – 745, балалар бакчаларында – 229, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»ндә – 36, һөнәр лицеен­да – 22). Шуларның 176сы – беренче, 47се югары квалификация категори­яле укытучылар. Уку сыйфатының юга­ры булуында укытучыларның белем күтәрү курсларына барып професси­ональ осталыкларын арттыру да игъ­тибар үзәгендә. Үткән уку елында 282 укытучы һәм тәрбияче белемнәрен күтәрделәр. Быел исә һәр җитәкче ме­неджмент курсларында укый.


Шунысы шатландыра, укытучыларның хезмәт хакы яңа федераль закон белән якланган. Бүген республика җитәкчеле­ге тарафыннан да педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашы­ручы «Мәгариф учрежденияләренә чиратка кую һәм балалар бакчалары­на урнаштыру» исемле муниципаль хезмәт күрсәтү халыкка Татарстан Ре­спубликасының рәсми порталында тәкъ­дим ителә. Система эшли башлаганнан бирле Мәгариф идарәсенә 1986 гариза керде, 130 гариза (4%) портал аша тер­кәлде. Бүгенге көндә 1868 бала балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителгән, райондагы 65% бала балалар бакчаларына йөри, 542 дән артык бала электрон исәп чиратында тора. Тик әлегә 23 бала мәктәпкәчә мәгариф учрежде­нияләренә урыннар белән тәэмин ител­мәгән. Аларның күбесе Ярак – Чурма, Са­лавыч Сәрдегәне авылларына туры килә. Республикада балалар бакчалары белән бәйле «Юл картасы» программасы тор­мышка ашырыла башлады. Бу юнәлештә республика программасы кысаларына керүебезгә бик шатбыз. Быел Балтач бистәсендә, киләсе елга Чепья авылын­да яңа балалар бакчалары сафка басар дип өметләнәбез.


Белем бирү процессының куркыныч­сызлыгын тәэмин итү бүген көнүзәк мәсьәлә. Укучыларга төпле белем заманча җиһазландырылган белем бирү учрежденияләрендә алып барылырга тиеш. Шул юнәлештәге эшчәнлегебез дә куанычлы. Ул яңа объектлар төзү, «Мәктәп автобусы» программасын тор­мышка ашыру, капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре белән хәл ителә. Бу уку елында 5 яңа автобуслы булдык. Алар искергән автобусларны яңартып кына калмадылар, ә бәлки яңа маршрутлар ачарга да мөмкинлек бирделәр. Чепья, Балтач, Түнтәр, Кенәбаш мәктәпләрен­дәге капиталь ремонт эшләре өчен республика бюджетыннан 38 млн.916 мең сум, җирле бюджеттан 9 млн. 716 мең 400 сумлык акча бүлеп бирелде. Мәктәпләр «Үз мәктәбеңә булыш «ак­циясе кысаларында 3 млн. 947 мең 400 сумлык ярдәм алдылыр.


2011-2015 елларга исәпләнгән «Уңайлы мохит» республикакүләм максатчан программасын тормышка ашыру буенча 2014 елда 2 млн. 100 мең сумлык эш планлаштырыла.


Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту юнәлешендә дә эзлекле эш алып барабыз. Укучылар көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Мәк­тәпләр үзләре үстергән яшелчәләрне балаларга бушка ашаталар. Алты мәк­тәптә медицина кабинеты эшли. Балтач, Гимназия, Норма, Чепья мәктәпләрендә шәфкать туташлары больница штатында. Медицина эшчәнлегенә лицензия алу өчен ул мәктәпләрнең медицина каби­нетларын больница балансына тапшы­рдык. Бөрбаш мәктәбендә дә медсестра штаты булдырылды. Балтач гимназиясе медицина кабинеты 30 меңнән артык халкы булган район мәктәпләре ара­сында – беренче урынга, Норма мәктәбе икенче урынга лаек булды.


Федераль дәүләт белем бирү стан­дартларын кертү мәгарифтә төп юнәле­шләрнең берсе булып тора. 2013-2014 уку елында районның барлык мәктә­пләрендә дә 1, 2, 3 нче сыйныфлар, Балтач урта мәктәбенең 4 нче сый­ныфлары, Балтач гимназиясенең 5, 6 нчы сыйныфлары федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укый.


2005 елда республикада берен­челәрдән булып башланган профильле укыту буенча федераль экспериментның нәтиҗәсе булган профиль сыйныфларын саклап кала алдык. Профильле укыту нәтиҗәсендә бу уку елында Салавыч урта мәктәбе базасында табигать-мате­матика фәннәре юнәлешендә күппро­фильле лицей ачылды.


2011-2012 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында 19 укучы җиңүче һәм призер булды­лар. Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерлары булып Субаш урта мәктәбеннән Хәкимҗанов Ранил (технология), Карадуган урта мәктәбеннән Рамазанов Ирек, Балтач урта мәктәбеннән Нуриев Ринат (хи­мия, биология), Балтач гимназиясеннән Нигъмәтҗанов Рүзәл (ОБЖ) танылды. Мари теленнән – өч (Чепья мәктәбе), удмурт теленнән – өч, татар теле һәм әдәбиятыннан сигез урын алдылар.


2012-2013 уку елында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында 15 укучы җиңүче һәм призер булдылар. Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан уздырыл­ган республика олимпиадасында район командасы 1 нче урынны яулады.


Балтач урта мәктәбеннән Нуриев Ринат экологиядән Бөтенроссия олим­пиадасы җиңүчесе булды. Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы при­зерлары булып Салавыч күппрофильле лицей укучысы Васильев Владислав (хо­кук), Нөнәгәрдән Фазылҗанова Рамилә (биология), Балтач гимназиясеннән Заки­ров Тимур (ОБЖ), Балтач урта мәктәбен­нән Нуриев Ринат (химия) танылдылар.


Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясе Балтач муниципаль районы мәгариф системасының мониторингта­гы төп күрсәткечләре буенча республи­када 9 нчы урында торуын билгеләде. Авыл районы булган, чагыштырмача аз халыклы Балтач өчен республика буен­ча беренче унлыкка керү начар түгел.



Республикада иң күп милләтле рай­оннарның берсе булуыбызга һәм бар­лык укыту – тәрбия эше татар телендә алып барылуга карамастан, милли мә­гариф буенча ясалган мониторингта без 4 нче урында калдык. Хәтта удмурт балалар бакчаларында һәм укучылары күпчелек удмурт милләтеннән булган мәктәпләрдә дә татар телендә арала­шалар. Район үзәгендәге Балтач урта мәктәбендә һәм Балтач гимназиясендә дә татар балалар бакчаларыннын кил­гән балалар 1-2 нче сыйныфларда ике телдә дә укыйлар, ә барлык чаралар татар телендә уздырыла.


Балаларның җәйге ялын оештыруга хөкүмәтебез һәм районыбыз җитәк­челәре тарафыннан зур игътибар би­релә. Район мәгариф идарәсе аша 880 бала көндезге мәктәп яны лагерьла­рында, 280 бала җәйге ял һәм хезмәт лагерьларында, район лагеры «Роман­тик»та 3 сменада 315 бала ял итте. Рай­онның мәшгульлек үзәге төрле оешма­лар белән килешүләр төзеп, 410 баланы эшкә урнаштырды. Аннан тыш, 500ләп бала үзләре төрле оешмаларга эшкә урнашты. 40 бала комбайнчы ярдәмче­се, 45 бала терлекчелектә, 300ләп бала дару үләннәре җыюда эшләделәр.


Юл хәрәкәте иминлеге бүлеге белән балалар арасында юл фаҗигаларын кисәтү максатыннан ел саен «Кур­кынычсызлык тәгәрмәче» конкурсы игълан ителә. Бу ярышларда гимназия командасы Чаллыда үткәрелгән респу­блика ярышында шәһәр мәктәпләрен­нән кала беренче урынны , гомуми исәп буенча 4 нче урынны алдылар. Баскет­бол буенча КЭС– баскет ярышларында Сосна мәктәбе кызлары республикада җиңүче булдылар, Балтач гимназиясе 6 нчы сыйныф командасы Зәйдә үткәрел­гән Президент спорт ярышларында ре­спубликада 2 нче урынны алдылар.


Республикадагы матур башлангыч булган «Укытучылар спартакиада­сы»ның быел Балтач җирлегендә уз­дырылуы һәм балтачларның 1 нче урынга лаек булуы күркәм күрсәт­кечләребезнең тагын берсе.


Укыту-тәрбия процессы, төпле белем һәм үрнәк тәрбия белән беррәттән, методик системаның да камиллеген тәэмин итүне сорый. Бу җәһәттән «Мә­гълүмати-методик үзәк»ләр мәгариф идарәләре белән берләшеп, эшне яңа­ча формада планлаштырып килә. Бу да үзенә күрә бер алгарыш чаткысы кебек. Максатыбыз – сыйфатлы белем бирү. Ә моңа ирешү өчен һәркем: укытучы да, укучы да, әти-әни дә, киң җәмәгатьче­лек тә кулга кул тотынышып эшләргә, намуслы хезмәт итәргә тиеш. Шулай булганда гына хезмәтнең нәтиҗәсе, әҗере була.


Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА, Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ